«Төлке белән торна».
Информация
Бурычлар
Сөйләмнең интонация тәэсирен камилләштерү.
Балаларны тулы, дөрес җөмләләр төзеп җавап бирергә күнектерү.
Балаларда рус халык әкиятләренә кызыксыну уяту, күңелле әкият укып, балаларның күңелен күтәрү, саранлыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.
Игътибар белән тыңлый белү күнекмәләрен үстерү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, хәерле көн теләү.
Тәрбияче:
– Бүген мин сезне әкияткә сәяхәткә чакырам. Анда нәрсә белән барырбыз икән? (Автобуста, машинада, ...).
Без бит әкияткә барабыз, шуңа күрә безгә әкият транспорты кирәк була.
Балалар әкият транспортларын атыйлар.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, очкыч келәм белән (ковёр-самолёт) барабыз!
Аудиоязмада тылсымлы көй куела, балалар келәмгә утыралар, күзләрен йомалар.
Тәрбияче:
Менә без әкияткә килеп тә җиттек! Монда ничек тыныч, беркем дә күренми. Күрегез, нәрсәләр бу? (Эзләр.)
Балалар эзләр буенча өйләр янына киләләр, өй артында торган торна һәм төлке рәсемнәрен (яки уенчыклар) күрәләр. Тәрбияче, иллюстрацияләр кулланып, рус халкының «Торна һәм төлке» әкиятен укый. Балаларга таныш булмаган сүзләрне (сай, сый, чүлмәк) аңлата. Балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Ни өчен төлке торнаны үзенә кунакка чакырырга булган? (Ул торна белән дуслашырга теләгән.)
– Төлке нинди тавыш белән чакырган? (Хәйләкәр, ...)
– Төлке торнаны нәрсә белән сыйлаган? (Ботка белән сыйлаган.)
– Торна төлке биргән ботканы ашый алганмы?
Тәрбияче сай тәлинкәгә салган манный ярмасын пинцет белән эләктереп алып күрсәтә.
Тәрбияче:
– Төлке ботканы ялап ашап бетергән. Торна ач калган.
– Торна төлкегә нәрсә дип әйткән?
– Торна төлкене нәрсә белән сыйлаган?
– Төлке борчакны ашый алганмы?
– Ни өчен ашый алмаган?
Төлке ач көе өенә кайтып киткән. Шуннан бирле Төлке белән Торнаның дуслыгы да беткән.
Динамик пауза. «Куш кулым» (җырлы-хәрәкәтле уен).
Балалар җырлый-җырлый уйныйлар («Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе» методик әсбап өчен аудиокушымта, 73 нче трек).
Урман буйларына менәм, |
түгәрәк буйлап җырлап йөриләр |
Урман буе ямьлегә. |
|
Бир кулыңны, |
|
Мин дә бирәм, |
туктап калалар, бер-берсенә пар табалар |
Дус булырга мәңгегә. |
|
Кушымта: |
|
Менә сиңа уң кулым, |
уң кулларын бер-берсенә сузалар |
Менә сиңа сул кулым. |
сул кулларын бер-берсенә сузалар |
Син бит минем якын дустым, |
кулларын тотышып әйләнәләр. |
Менә сиңа куш кулым. |
Тәрбияче иллюстрацияләр ярдәмендә әкиятне тагын бер тапкыр укый.
Тәрбияче:
– Ә хәзер без сезнең белән әкиятне «терелтәбез». Мин сөйләп торучы (алып баручы) булам.
Бер кыз, бер малай чакырыла. Әкиятнең эчтәлеген рольләргә кереп сөйлиләр.
Тәрбияче:
– Безнең сәяхәт тәмамланды. Очкыч келәмгә утырып, кайтыр юлга чыгыйк.
– Без кайда кунакта булдык?
– Нинди әкият тыңладыгыз (карадыгыз)?