Исәнләшү.

Тәрбияче:

– Саумы, кояш! Саумы, һава! Саумы, иртә! Саумысыз, дусларым!

Табышмак. Г. Тукай. «Бу кайчак була?» (К.В. Закирова «Куанычым-багалмам», 55 нчеб.)

Тәрбияче:

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана,–

Бу кайчак була? 

(Көз.)

Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Хәзер көзнең кайсы ае? (Октябрь.)

– Көзге айларны әйтегез әле. (Сентябрь, октябрь, ноябрь.)

– Көз килгәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Көннәр салкыная, яңгырлар ява, яфраклар саргая, алар җиргә коелалар, ...)

Тәрбияче:

– Балалар, бүген мин ... дән хат алдым. Әйдәгез, конвертны ачып, хатны укыйбыз.

Тәрбияче хат укый.

«Исәнмесез, балалар! Көз – минем яраткан ел фасылым. Көз турында шигырьләр укырга яратам. Сезгә дә үземнең иң яраткан шигырьләремнең берсен җибәрәм. Минем ул шигырьне ятлыйсым килә, ләкин истә калдыра алмыйм. Сезнең шигырьләрне бик яратып, тиз өйрәнүегез турында ишеттем. Мине дә шигырь ятларга өйрәтегез, зинһар».

Тәрбияче:

– Бүген без сезнең белән Кави Нәҗминең «Көз» шигырен яттан сөйләргә өйрәнербез.

Кави Нәҗми. «Көз» («Куанычым-багалмам», 55 нче бит). Шигырьне сәнгатьле итеп уку.

Үтте-китте матур җәйләр,

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

Тәрбияче:

– Игътибар белән тыңлагыз, мин укыганда, шигырьне истә калдырырга тырышыгыз.

Тәрбияче шигырьне мнемотаблицага таянып укый. Шигырьне башта күмәк өйрәнәләр, аннары 3–4 бала яттан сөйли.

Динамик пауза. «Бераз ял итеп алыйк».

Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Утырып инде ардык,

торалар, хәрәкәтләнәләр

Бераз ял итеп алыйк.

бер аякта сикерәләр

Кулларны билгә куеп,

кулларын билгә куялар

Башларны чайкап карыйк.

башларын уңга-сулга чайкыйлар

Куллар билгә, өскә, янга,

кулларын билгә куялар, өскә-янга күтәрәләр

Утырып, торып алыйк.

кулларын алга куеп, чүгәлиләр

Кушаяклап сикерик тә,

ике аякта сикергәлиләр

Урыныбызга утырыйк.

урыннарына утыралар.

Дидактик уен. «Көзге күренешләр».

Тәрбияче көз билгеләрен әйтсә, балалар кул чабалар, әгәр билгеләр башка ел фасылына туры килсә, аяклар белән тыпырдыйлар.

– Көз көне чәчәкләр үсә.

– Көз көне гөмбәләр үсә.

– Бакчаларда уңыш (җиләк-җимеш, яшелчәләр) җыялар.

– Кошлар җылы якларга китә.

– Елгада су коеналар.

– Көз көне кояш ныграк җылыта.

– Көз көне урамда яңгыр ява.

Тәрбияче:

– Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди шигырь өйрәндек? Өйгә кайткач, шигырьне кемнәргә сөйләрсез?