«Гаилә»
Информация
Бурычлар
Картинаны карый белүне, этәргеч сораулар ярдәмендә хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү.
[Ә] авазының әйтелешен кабатлау.
Диалогик сөйләмне камилләштерү: әңгәмәдә катнашырга, аңлаешлы итеп сорауларга җаваплар бирергә өйрәтү.
Үз гаилә әгъзалары турында сөйләргә өйрәтү, кабул итүләрен, игътибарларын, хәтерләрен үстерү.
Балаларда гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү. Балаларда уңай эмоциональ халәт, күтәренке кәеф булдыру.
Сулыш алу күнегүләре һәм артикуляция гимнастикасы үткәрелә. 1) Тирән итеп сулыш алу – һаваны чыгару. 2) Авызга һава алу – битләрне кабарту – биткә бармаклар белән баскалау – һаваны чыгару. 3) «Атлар» – телнең очы белән өске аңкауга тидереп тел шартлату.
Шар белән уен. Балалар түгәрәк ясап басалар.
Тәрбияче:
– Балалар, минем кулда матур шар. Хәзер бер-беребезгә шарны җибәрәбез. Шар сезнең кулда булганда, иркәләү сүзе уйлап әйтәсез һәм шарны күршегезгә тапшырасыз, ә ул бала тагын шулай күршесенә тапшыра, hәм уен шулай түгәрәк буенча дәвам итә.
Тәрбияче:
– Балалар, бер-берегезгә карагыз әле. Менә сез барыгыз да бергә җыелдыгыз. Бергәләп уйныйсыз, саф hавага чыгасыз, ашыйсыз, йоклыйсыз. Сез бер төркемгә йөрисез. Ә өйдә сез кемнәр белән яшисез?
Балалар:
– Әти, әни, энем hәм мин.
– Әти, әни, әби, бабай hәм мин.
– Әти, әни, апа hәм мин.
Тәрбияче:
– Бу гаилә дип атала. Бергәләп кабатлагыз әле: гаилә. (Гаилә.)
«Гаилә» картинасын карау. Балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Картинада кемнәрне күрәсез?
– Аларны бер сүз белән генә ничек әйтеп була?
– Гаиләдә кемнәр бар, әйтегез әле.
– Әби нәрсә эшли?
– Әни нәрсә эшли?
– Әти нәрсә эшли?
– Кечкенә малай нишли?
– Әни белән әтигә малай кем була? Әбигә? Кызга?
– Бу гаилә турында нәрсә әйтеп була?
[Ә] авазына басым ясау, кабатлау-ныгыту.
Тәрбияче:
– Гаиләдә бер-берегезгә ничек эндәшәсез? Нинди ягымлы, иркәләү сүзләре әйтәсез? Нинди сүзләр сезгә бигрәк тә ошый?
Бармак уены. «Бабай алды барабан...» («Куанычым-багалмам», 186 нчы бит).
Балалар, гаилә әгъзаларының исемнәрен әйтә-әйтә, бармакларын бөгеп баралар.
Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч,
Ә мин алам бер зур туп,
Уйныйм, тупны сикертеп.
«Ягымлы итеп әйт» уены уйнала.
Тәрбияче:
– Гаиләдә барысы да бер-берсенә ягымлы итеп эндәшәләр, чөнки бер-берсен бик яраталар, бер-берсе турында кайгырталар. Кызга (малайга, әтигә...) ничек ягымлы итеп эндәшергә була?
Балалар тәрбияче белән бергә ягымлы сүзләр уйлап әйтәләр.
Балалар:
Кызым, кызчыгым, кояшым.
Улым, улкаем, алтыным, ... .
Әнием, әнкәем, ... .
Әтием, әткәем, ... .
Бабаем, бабакай, ... .
Әбием, әбекәем, ... .
Динамик пауза. «Түгәрәктә».
Без инде хәзер зурлар, |
аяк очларына басып, кулларын югары күтәрәләр |
Күп эшли безнең куллар. |
кулларын төрле якка хәрәкәтләндерәләр |
Без идән дә юабыз, |
иелеп, идән юган хәрәкәтләр ясала |
Без керләр дә уабыз, |
кулларын белән – кер юу хәрәкәтләре ясыйлар |
Гөлләргә су сибәбез. |
куллары белән гөлләргә су сибү хәрәкәтләре ясыйлар |
Менә шундый уңган без, |
аяк очларына басып, түгәрәктә әйләнәләр |
Менә шундый булган без. |
|
Дидактик уен. «Гаилә».
Балаларга теләгән предметларны алырга тәкъдим ителә.
Тәрбияче:
– Бу предметлар белән өйдә кем эшли?
Тәрбияче үрнәк җавап әйтә: «Әни кич белән миңа китап (әкият) укый». «Әтием чүкеч белән кадак кага»; «Әбием шарф бәйли».
Тәрбияче:
– Әйдәгез, хәзер «тылсымлы чәчәк» ясыйбыз. Моның өчен менә бу чәчәкләрдән бер таҗны алып, әниләр турында ягымлы матур сүз әйтергә кирәк.
Тыныч музыка куела. Балалар сүзләр әйтәләр, таҗлар чәчәкнең үзәге тирәли куела .
Тәрбияче:
– «Тылсымлы чәчәк» җыелып бетте. Әйдәгез, үзебезне мактап кул чабабыз.