Уңай эмоциональ халәт тудыру.

Тәрбияче:

– Кәефләрегез ничек? (Бик әйбәт.) Әйдәгез әле, бер-беребезгә елмаеп, хәерле иртә телик.

Балалар:

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сезгә,

Хәерле иртә безгә!

Тәрбияче ярдәмчесе уенчыклар утырган йөк машинасын йөртеп керә.

Тәрбияче:

– Безгә кунакка кемнәр килгән?

Балалар машинаның арбасыннан уенчык песине алалар, аны карыйлар. Балаларга сораулар бирелә.

– Бу нәрсә? (Песи.)

– Песи нинди? (Соры, йонлач, йомшак.)

Тәрбияче:

– Безнең песиебез соры, йомшак, матур.

– Песи нәрсә эшли белә? (Тычкан тота, мияулый, сөт эчә.)

– Песигә йомгак бирсәм, ул нишли? (Сикерә, уйный, тота.)

Тәрбияче:

– Игътибар белән минем «пе-е-си-и», дип әйткәнне тыңлагыз. Минем белән бергә кабатлагыз: «пе-еси-и».

Шигырь уку. Мәхмүт Хөсәен. «Безнен дусларыбыз» («Куанычым-багалмам», 99 нчы бит, 1-2 нче строфалар). Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Шагыйрь шигырьдә песи турында нәрсәләр яза? Песи нинди? (Зур мыеклы, аннан күсе курка.) Песи ничек мияулый?

Шигырь тагын бер тапкыр укыла. Балаларның аерым сүзләрне, фразаларны кабатлаулары активлаштырыла.

Тәрбияче:

– Сез әйткән сүзләрне искә төшерик әле.

Балалар әйтеп чыгалар.

Тәрбияче:

– Ягез әле, мин тагын бер табышмак әйтәм, җавабын уйлап табыгыз әле.

Шигырь уку. Мәхмүт Хөсәен. «Безнен дусларыбыз» («Куанычым-багалмам», 99 нчы бит, 3-4 нче строфалар).

– Эт турында шагыйрь нәрсәләр язган?

– Ул нинди? (Койрык болгый, күзләре ялтырап тора.)

– Этне шагыйрь ничек дип атый? (Маэмай дип.)

– Эт нинди файда китерә? (Өйне саклый.)

Тәрбияче машинадан уенчык этне ала. Балаларга сораулар бирелә.

– Бу нәрсә? (Эт.)

– Бергәләп кабатлыйк әле: э-эт. Этнең исеме – Акбай. Акбай бик матур! Акбайның колаклары ... (озын), борыны ... (кара), күзләре ... ялтырап тора). Акбай йонлач, йомшак.

– Эт нәрсә эшли белә? (Өрә, тешли, йөри, йөгерә, йоклый, карый, ашый, койрыгын болгый, йорт саклый.)

– Эт нәрсә ярата? (Сөяк, сөт, аш ярата.)

– Песине күргәч, эт нишли? (Аны куа, йөгерә, өрә.)

– Ашарга биргәч, эт нишли? (Ашый, сикерә, сөенә, ...)

Тәрбияче:

– Этнең нәрсә эшләгәне турында күп сүзләр әйттегез, әйдәгез, ул сүзләрне тагын бер кабатлыйк.

Тәрбияче:

– Акбай турында кайсыгызның сөйлисе килә? Акбай нинди? Ул нәрсәләр эшли белә?

Кирәк очракта тәрбияче фразаларны әйтеп җибәрә.

Балалар:

– Бу эт. Аның исеме Акбай. Акбай бик матур. Аның колаклары озын, борыны кара, күзләре ялтырап тора. Тәпиләре ак. Акбай сөяк, аш ярата. Акбай – бик акыллы эт. Ул йорт саклый.

Динамик пауза. «Түгәрәктә».

Бергәләп басыйк әле,

басалар, түгәрәк ясыйлар

Түгәрәк ясыйк әле.

Менә нинди түгәрәк!

уртага керәләр

Бик кечкенә түгәрәк!

Кулны кулга тотышып,

артка чигенәләр

Артка таба барабыз.

Менә нинди түгәрәк!

зур түгәрәк ясап басып торалар

Бик зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез,

Бик тырышып биибез.

тыпырдый-тыпырдый уртага керәләр

Менә шулай ял иттек,

урыннарына утыралар

Вакыт күңелле үтте.

Тәрбияче:

– Бездә кунакта нәрсәләр булды? Акбай белән песигә алар турында сөйләвегез бик ошаган.

Балалар уенчыклар белән саубуллашалар.