[с] һәм [сь] авазлары.
Информация
Бурычлар
«Сүз» төшенчәсе белән танышуны дәвам итү, сүзне аңларга һәм уен биремнәрендә кулланырга өйрәтү.
Дикцияне яхшырту эшен дәвам итү: сүзләрне һәм сүзтезмәләрне ачык итеп әйтүне ныгыту.
Баланың сөйләм-хәрәкәт аппаратын камилләштерү, сулыш системасын күнектерү, интонацион культураны үстерү.
«С» һәм «сь» (терминнарны аермыйча) калын һәм нечкә тартык авазларын ишетеп аеру күнекмәсен формалаштыру.
Артикуляция аппаратын, ишетеп кабул итүне, хәтерне үстерү.
Игътибарлылык, бер-берсенә ярдәмгә килергә омтылыш кебек сыйфатлар тәрбияләү.
Шөгыль барышы
1. Артикуляция гимнастикасы. Педагог балаларны түгәрәккә җыя һәм аларга кошчыклар уены уйнарга тәкъдим итә. Кошчыклар: «Чи-чи-чи», – дип очалар. Ана кош кошчыкларга берәр суалчан алып килә. Ана кош очып килгәч, кошчыклар томшыкларын киң итеп ачып җим кабалар. Тәрбияче балаларның иреннәрен билгеле бер хәлдә тоту осталыгын контрольдә тота.
2. «Тычканны ычкындырма!» уен күнегүе. Балалар соры йомгакны качарга җыенган тычкан итеп күз алдына китерәләр. Педагог балаларга ничек аңа юлны ябарга икәнен күрсәтә. Аннары балалар, тирән сулыш алып, йомгакка өрәләр, үзләре куллары белән «качкан тычкан»ның юлын каплыйлар. Күнегү 3 тапкыр эшләнә. Педагог балаларның сулыш алуларын дөрес башкаруын контрольдә тота.
3. «Туп кабартабыз» уены. Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче зур туп кабартырга тәкъдим итә һәм балалар белән бергә насос белән кабарта башлый: «С-с-с-с!...». Балалар әкренләп артка чигенәләр, түгәрәкне зурайталар. «Без тупны бик нык кабарттык, ләкин безнең тубыбыз тишек булып чыкты, аның һавасы чыгып бетте: Ш-ш-ш-ш. Тизрәк минем янга йөгерегез», – ди тәрбияче.
Аннары кечкенә туп кабартырга тәкъдим ителә: «Сь-сь-сь!.. ». Педагог «с» һәм «сь» авазларының дифференциациясен күзәтә. Күнегү 2-3 тапкыр кабатлана.
Тәрбияче:
– Балалар, бүген безгә гадәти булмаган кунак килгән.
Тел сурәтләнгән рәсем күрсәтелә.
Тәрбияче:
– Бу – тел. Тел үзенең өендә яши икән. Телнең өе – авыз. Өй ачыла һәм ябыла икән (авызны ачып, йомып күрсәтү). Тел өйдән чыгып карый да, яңадан кереп китә (хәрәкәтләр белән күрсәтә).
Балаларга телләрен башта чыгарып, аннары кире өенә кертергә тәкъдим ителә.
Тәрбияче:
– Тел бик җырларга ярата икән. Бервакыт ул «И-и-и» дип җырлаган. Тел ничек җырлаган? Әйдәгез, бергәләп җырлыйк. – «И-и-и» (әкрен генә җырлыйлар).
«С-с-с-с» – краннан су ага башлаган. «Тел, минем җырымны да җырла әле»,– дигән су. «Яхшы», – дигән Тел һәм җырлый башлаган: «С-с-с-с» . Әйдәгез, су җырын бергә җырлыйбыз!
Тәрбияче:
Су җырын ничек җырлыйсыз икән, тыңлап карыйк әле.
4–5 бала белән берәмләп һәм күмәкләп кабатлау.
Су әкрен генә ага – тыныч җыр җырлый. Ә хәзер су катырак ага башлады. Әкрен ага. Тагын да әкрен... Кранны яптык.
Тәрбияче (иреннәр янына кулны якын китереп):
– Су җырын ашыкмый гына җырласак, иреннәр янында җил бии кебек тоела.
Динамик пауза. «Карагыз».
Менә минем уң кулым, |
уң кулларын алга сузалар |
Менә минем сул кулым, |
сул кулларын алга сузалар |
Менә идән, менә түшәм, |
аска-өскә карап, кулларын аска-өскә йөртәләр |
Менә шулай зу-у-у-ур үсәм. |
аяк очларына күтәреләләр. |
Тәрбияче:
– Хәзер мин су җырын җырлыйм, авыз каршында тоткан кулымдагы кәгазь селкенә башлаячак. Нәрсә күрдегез? (Кәгазь селкенде.)
Кәгазь тасмаларны алып, сез дә су җырын җырлап карагыз әле.
Тәрбияче:
– Балалар, Тел су җырына охшаган башка төрле җырлар да җырлый башлаган. Башта ул: «Са-са-са», – дип җырлаган. Ничек җырлаган?
Су-су-су – краннан ага чиста су!
Са-са-сарыклар, сы-сы-сыерлар
Су эчәргә баралар.
Са-са-сабын, сабын белән юын!
Сә-сә-сә – сәгать тиз йөри.
Сә-сә-сә – Сәлим сине сагынган.
«Сүз әйт!» уен биреме. Тәрбияче балалар белән бергә рус халкының «Йомры икмәк» әкиятен сөйли. Сөйләү барышында һәр әкият герое (Йомры икмәк, Куян, Бүре, Аю, Төлке) өстәл театры фигурасы белән алыштырыла һәм аерым балага тапшырыла. Тәрбияче баладан әкият героен атауны сорый.
Тәрбияче:
– «Син фигураны «куян» сүзе белән атадың, сүзне кабатла.
Педагог һәр фигураны чиратлап атауны тәкъдим итә һәм шул ук вакытта сүзне тыныч яки көчле, назлы яки ачулы итеп әйтүне сорый.
Тәрбияче:
– Мин сүз әйтәм һәм кемне фигурасын атасам, ул минем өстәлгә фигураны куяр һәм урынына утырыр.
Һәр бала биремне үтәгәннән соң, йомгак ясала: «Мин «куян» сүзен әйткәч, Вәли куян фигурасын өстәлгә куйды һәм урынына утырды».
Җ.Тәрҗемановның «Йомшак су, йөгерек су» шигырен уку («Куанычым-багалмам», 58 нче бит) Балалар [с] авазы кергән сүзләрне кабатлыйлар.