Балалар түгәрәк ясап басалар. Исәнләшү. «Хәерле иртә» уены.

Хәерле иртә, күзләрем,

Хәерле иртә, колакларым,

Хәерле иртә, кулларым,

Хәерле иртә, аякларым,

Хәерле иртә, дусларым!

Кулларыбызның җылылыгын бер-беребезгә бирик.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез искә төшерик әле, хәзер елның нинди фасылы?

Балалар:

– Урамда хәзер көз.

Тәрбияче:

– Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, бакчалардан яшелчәләр дә җыелды.

Кәбестәләр, суганнар

Түтәлләргә тулганнар.

Кишер белән чөгендер –

Тик җыеп кына өлгер.

Тәрбияче:

– Карагыз, монда нәрсәләр бар? (Кыяр, помидор, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер.) Болар барысы бергә ничек дип атала? (Яшелчәләр.) Дөрес, яшелчәләр. Алар бик күп. Яшелчәләр сезнең белән качышлы уйнарга телиләр.

Дидактик уен. «Биредә нинди яшелчә юк?»

Тәрбияче:

– Яшелчәләрне яхшылап карагыз да күзләрегезне йомыгыз. Балалар күзләрен йомалар, тәрбияче шул арада бер яшелчәне алып куя.

Тәрбияче:

– Нинди яшелчә юк? (Кыяр.) Кыяр нинди? (Яшел, тәмле, ...) Әйдәгез, тагын уйныйбыз, күзләрне йомдык. Хәзер нинди яшелчә юк? (Помидор.) Помидор нинди? (Кызыл, түгәрәк, тәмле.)

Уен шул рәвешле калган яшелчәләр белән дәвам итә.

Тәрбияче:

– Сез яшелчәләрне бик яхшы беләсез. Ә хәзер бармак уены уйнап алабыз.

Бармак уены. «Яшелчәләр» (Ф. Зиннурова)

Бу бармак – кыяр,

Бу бармак – кәбестә,

Бу бармак – кишер,

Бу бармак – чөгендер.

Бу бармак – суган,

Менә кәрзинем тулган!

Динамик пауза. «Без инде хәзер зурлар».

Без инде хәзер зурлар,

кулларын югарыга күтәрәләр

Күп эшли безнең куллар.

кулларын алга сузалар

Яшелчәләр җыябыз,

иелеп, яшелчә җыйган хәрәкәт ясыйлар

Кәрзиннәргә салабыз.

Барабаз, барабыз,

атлыйлар

Кыяр (шалкан, кишер, суган)
күреп алабыз,

берничә тапкыр чүгәлиләр

Кәрзиннәргә салабыз.

торып басалар

Тәрбияче:

Балалар, мин сезгә бер кечкенә аю баласы һәм яшелчәләр турында әкият сөйлим әле.

Батулла. «Аю Әппәс» әкияте («Куанычым-багалмам», 46 нчы бит) Сөйләм рәсемнәр күрсәтү белән бергә алып барыла.  Балаларга сораулар бирелә.

Тәрбияче:

– Аю баласының исеме ничек?

– Аю баласы нинди?

– Аю Әппәс нәрсә утырткан?

– Көз җиткәч, аю баласы нишләгән?

– Яшелчәләрне ашаганда Аю Әппәс нинди сүзләр әйткән?

– Без дә Аю Әппәснең сүзләрен кабатлыйк: мәм-мәм-мәм, баллы, тәмле, татлы, мәми.

– Иң беренче булып аю баласы янына нәрсә килгән?

– Куянга Аю Әппәс нәрсә биргән?

– Куян аю баласына ничек итеп рәхмәт әйткән?

– Аю Әппәс тагын нәрсәләрне яшелчә белән сыйлаган?

– Аю баласы турында нәрсә әйтергә була?

Тәрбияче:

– Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Бәрәңге, кәбестә, кишер, кыяр, чөгендер, помидор, шалканны бер сүз белән ничек әйтеп була? Яшелчәләрне кайда үстерәләр?