Исәнләшү, балаларда психологик уңай халәт булдыру.

Балалар келәмдә ярымтүгәрәк ясап басалар. Сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк,

Куллар җылысын тойыйк,

Бер-беребезгә елмайыйк!

Урындыкларга утыралар. Тәрбияче табышмак әйтә.

Тәрбияче:

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе?

Нәрсә булыр икән бу? (Песи.)

Тәрбияче:

– Песи кайда яши? (Өйдә, кешеләр янында.) Песи нинди хайван – кыргыймы әллә йорт хайванымы? (Йорт хайваны.) Дөрес, балалар. Песи – бик кызык хайван. Мин сезгә бер рәсем күрсәтергә телим.

Тәрбияче мольбертка «Балалары белән песи» дигән рәсем куя.

Тәрбияче:

– Рәсем «Балалары белән песи» дип атала. Әйдәгез, картинаны карыйк, аннан соң аның буенча хикәя төзербез.

Рәсем эчтәлеге буенча балаларга сораулар.

Картинада нәрсә сурәтләнгән? (Песи һәм аның балалары.) Песи нинди? (Зур, матур, йонлач.) Тәпиләре нинди? (Ак, зур, йомшак.) Колаклары нинди? (Очлы, ак.) Песи нәрсә эшли? (Песи ята, ял итә.) Песигә нинди исем бирергә була? (Йомшаккай, Актәпи ...) Песи балалары нинди? (Кечкенә, шук, йонлач.) Бу песи баласы нәрсә эшли? (Йомгак белән уйный.) Бу песи баласына нинди исем бирергә була? (Шаян, Мырауҗан, ...) Ә бу песи баласы нәрсә эшли? (Сөт эчә.) Бу песи баласына нинди исем бирик? (Шук, Пескәй, ...) Өченче песи баласы нишли? (Әнисе янында ята, йоклый.) Әйдәгез, аңа да исем уйлыйк (Актәпи, ...)

Тәрбияче балаларга рәсем буенча песи һәм аның балалары турында сөйләргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Рәсемдә ... (песи балалары белән) сурәтләнгән. Әни песи зур, ... (матур, йонлач, йомшак). Аның тәпиләре ак, йомшак. Аның күзләре яшел, колаклары очлы, мыеклары озын. Песи паласта балаларын күзәтеп ята. Аның янында өч... (песи баласы). Алар кечкенә ... (шук, йонлач, уйнарга яраталар). Бер песинең исеме... (Йонлач). Ул ... (йомгак белән уйный). Икенче песинең исеме ... (Мырауҗан). Ул ... (сөт эчә). Өченче песинең исеме ... (Шаян). Шаян ашап туйган һәм ... (әнисе янына яткан). Өй хуҗасы кәрзингә йомгаклар салган. Песи балалары ... (йомгак белән уйнарга яраталар).

3–4 бала рәсем буенча мөстәкыйль рәвештә сөйлиләр.

Динамик пауза. «Бераз ял итеп алыйк». (И. Мияссарова)

Утырып инде ардык,

чүгәлиләр

Бераз ял итеп алыйк.

торып басалар

Кулларны билгә куеп,

кулларны билгә куялар

Башларны чайкап карыйк.

башларын чайкыйлар

Куллар билгә, өскә, янга,

кулларны билгә куялар, югары күтәрәләр, янга сузалар

Утырып, торып алыйк.

чүгәлиләр, торып басалар

Куш аяклап сикерик тә,

ике аякта сикерәләр

Урыныбызга утырыйк.

утыралар

Балалар түгәрәк ясап басалар.

Уенлы күнегү. «Эш-гамәлне белдергән сүзләрне әйт».

Тәрбияче:

– Хәзер мин сезгә чиратлап туп атам, ә сез «Песиләр нәрсә эшли белә?» дигән сорауга җавап биреп, тупны миңа кире кайтарырсыз.

Балаларның җаваплары: тырмый, тычкан тота, йомгак белән уйный, йөгерә, сикерә, сөт эчә, йоклый, мырлый.... Кагыйдә: башкаларның җавапларын кабатламаска.

Тәрбияче:

– Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр турында хикәя төзедек? Хикәяне өйдә кемнәргә сөйләп күрсәтәсез?

Тәрбияче качырып куйган урыннан уенчык песине ала.

Тәрбияче:

– Карагыз әле, бу бит рәсемдәге песи! Ул сезгә матур итеп хикәяләр төзеп сөйләгәнегез өчен рәхмәт әйтергә килгән. Үзе белән сезгә бүләккә китаплар да алып килгән. Песигә рәхмәт әйтик.

Балалар, миңа да сезнең хикәяләрегез бик ошады. «Балалары белән песи» рәсемен төркемебездә калдырып торырга уйладым. Бәлки, әни песи һәм аның балалары турында сөйләп, кунак песине тагын сөендерерсез.