«Көз». «Яфрак бәйрәме» шигыре.
Информация
Бурычлар
Дикцияне яхшырту эшен дәвам итү: сүзләрне һәм сүзтезмәләрне ачык итеп әйтүне камилләштерү.
Балаларны шигырь тыңларга өйрәтүне дәвам итү.
Матур әдәбият әсәрләренә кызыксыну уяту; сүз байлыгын арттыру, исем белән сыйфатны бергә куллану күнекмәләрен үстерү.
Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Исәнләшү, балаларда күтәренке кәеф булдыру.
Балалар, ярымтүгәрәк ясап, урындыкларда утыралар.
Тәрбияче:
– Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә! Әйдәгез, бер-беребез белән елмаеп исәнләшик. Ә хәзер телләрне шомартып алыйк.
Артикуляция күнегүләре ясау.
«Елмаю» (иреннәрне алга таба торба итеп сузарга, аннары җәергә (елмаерга).
«Сәгать» (телне авыздан чыгарып, авызның әле уң, әле сул почмагына йөртү).
Рифат Сәлахның «Сары яфраклар» шигырен уку («Куанычым-багалмам», 17 нче бит)
Сары яфраклар коела
Урамнан барган чакта,
Кайсы өстебезгә төшә,
Кайсысы җиргә ята.
Күк йөзеннән кояш качкан –
Җәй үткәнен беләбез.
Җиргә алтын яфрак сибеп,
Табигатькә килде көз.
Тәрбияче:
– Балалар, сез минем кулымда нәрсә күрәсез? (Яфраклар.) Яфраклар нинди төстә? (Кызыл, сары төстә.)
Кайсы вакытта яфраклар сары һәм кызыл була? (Көз көне.)
Тәрбияче мольбертка «Көз» дигән сюжетлы рәсем куя. Рәсемне карау, эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру.
Тәрбияче:
– Рәсемдә кемне күрәсез? (Кызны күрәбез.) Кызның кулында нәрсәләр? (Яфраклар.) Яфраклар нинди төстә? (Кызыл, сары төстә.) Кыз яфракларны каян җыйган икән? (Сукмактан, үләннәр арасыннан.) Яфраклар тагын кайда ята? (Эскәмиядә.) Дөрес, кыз аларны сукмактан, үлән арасыннан, эскәмиядән җыйган. Кызыл һәм сары яфракларны без тагын кайда күрәбез? (Агачларда күрәбез.) Ә бу агачларда яфраклар бармы? (Юк.) Кайда соң алар? (Алар җиргә коелганнар.) Әйе, агачларның яфраклары җиргә коелганнар. Яфраклар кайчан күпләп коела? (Көз көне.)
Динамик пауза. «Яфраклар коела».
Аудиоязмада «Яфрак бәйрәме» (минусовка) куела. Балаларга кәрзиннән яфраклар алырга тәкъдим ителә. Музыка астында балалар бүлмә буйлап йөриләр. «Көчле җил чыкты, яфраклар коела башлады», – дигәч, балалар яфракларны паласка коялар һәм чүгәлиләр.
Тәрбияче:
– Балалар, хәзер мин сезгә көзге яфраклар турында шигырь укыйм.
Ләбиб Лерон. «Яфрак бәйрәме» («Куанычым-багалмам», 55 нче бит).
Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Җиргә нәрсә ява?
– Нинди яфраклар җиргә ява?
– Ни өчен агачлар яфракларын коялар?
– Яфрак һавада нишли?
– Ни өчен шагыйрь көзне матур чак дип атый?
Тәрбияче:
– Яфраклар көзен төрле төскә – сары, кызыл, кызгылт төскә керәләр. Бигрәк матур яфраклар! Алар төсле келәм кебек җирдә яталар. Агачлардан коелганда яфраклар бер-берсе белән уйныйлар, бөтереләләр, әйләнәләр. Шагыйрь бу турыда менә ничек яза:
Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Сары-сары, сап-сары
Агачның яфраклары.
Җил исә, ява яфрак,
Көзнең матур чаклары.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, бу юлларны бергәләп кабатлыйк әле.
Балалар белән күмәк кабатлау.
Тәрбияче:
– Мин шигырьне тагын бер тапкыр укыйм, сез игътибар белән тыңлагыз.
Тәрбияче шигырьне укый, аннан соң балаларга ошаган урыннарын яңадан укып чыга.
Тәрбияче:
– Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Сез нинди яфраклар белән уйнадыгыз? Нәрсә турында шигырь тыңладыгыз?