«Безнең уенчыклар»
Информация
Бурычлар
Җөмләләрне үзара бәйләп сөйләргә өйрәтүне дәвам итү.
Балаларның игътибарларын, күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, хәтерләрен үстерү.
Балаларда уенчыкларга карата сакчыл караш, матур әдәбият белән кызыксыну, уенда аралашу күнекмәләре тәрбияләү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Хәерле иртә, балалар!
Балалар:
Хәерле иртә!
Хәерле иртә кояшка,
Хәерле иртә дусларга,
Хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа!
Тәрбияче балаларның игътибарын матур тартмага, янәшә яткан конвертка юнәлтә.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, нинди матур серле тартма! Аның янында хат та бар. Нәрсә язылган икән бу хатта?
Конверттан хатны алып укый.
Тәрбияче:
– «Исәнмесез, балалар! Бу серле тартма. Аның эчендә нәрсәләр барлыгын белер өчен, табышмакларның җавапларын табарга кирәк». Әйдәгез, балалар, игътибар белән табышмакны тыңлагыз әле.
Нинди гаҗәп өй бу?
Урам буйлап йөгерә.
Кешеләрне һәркөнне
Кирәк урынга җиткерә.
Тәрбияче:
– Нәрсә икән бу? (Машина.)
Балалар, кайсыгыз машина турында сөйли?
Бала:
– Бу – машина. Машина кызыл төстә. Аның тәгәрмәчләре, кабинасы бар. Кабинасында руле, урындыклары бар. Машина кешеләрне утыртып йөртә.
Тәрбияче:
– Хәзер мин машина сүзен әйтәм. Машина ([ш] авазына басым ясала). Нинди аваз ишеттегез? (Ш авазы.)
Индивидуаль һәм күмәк җаваплар.
Тәрбияче:
– Хәзер [ш] авазын кызлар гына әйтә. [Ш] авазын малайлар гына әйтә.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, барыбыз бергә сулыш гимнастикасы эшләп алабыз. Сулыш алганда, кулларны як-яктан өскә күтәрәбез, сулышны чыгарганда, кулларны аска төшерәбез һәм [ш-ш-ш] авазын чыгарабыз.
Күнегү 2–3 тапкыр кабатлана.
Тәрбияче:
– Мин тагын бер табышмак укыйм, игътибар белән тыңлагыз.
Җиргә төшсә, сикерә,
Суга төшсә, батмый ул.
Этсәң-төртсәң тәгәри,
Бер урында ятмый ул.
Тәрбияче:
– Нәрсә булыр бу, балалар? (Туп.)
Тәрбияче:
– Дөрес, бу – туп. Кайсыгыз туп турында сөйләргә тели?
Бала:
– Бу – туп. Ул зәңгәр төстә. Туп түгәрәк. Тупны тәгәрәтеп, сикертеп, чөеп уйнарга була. Мин туп белән уйнарга яратам.
Тәрбияче:
– Серле тартмада тагын нәрсәдер бар.
Колагы озын,
Үзе куркак,
Урманда яши.
Нәрсә икән бу?
(Куян.)
Тәрбияче:
– Кем куян турында сөйли?
Бала:
– Бу уенчык куян. Ул йомшак. Куянның башы, авызы бар, күзләре зур. Колаклары озын. Койрыгы кечкенә. Тәпиләре дә кечкенә. Куян бик куркак.
Тәрбияче:
Минем белән уйныйлар,
Уйнап һич тә туймыйлар.
Иркәлиләр, сөяләр,
Йокла, бәбкәм, дияләр.
Үсә төшкәч, балалар
Мине онытып калалар. (Курчак)
Тәрбияче:
– Курчак турында кайсыгыз сөйләргә тели?
Бала:
– Бу – курчак, аның белән уйныйлар. Курчакның башы, башында чәче, колаклары, матур күзләре, кашы, борыны, авызы бар. Аның гәүдәсе, муены, ике кулы, ике аягы бар. Мин курчак белән уйнарга яратам.
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, курчак белән бергәләп уйныйбыз!
Динамик пауза. «Курчагым» («Куанычым-багалмам», 261 бит)
Менә минем курчагым, |
|
Ике күзе бар аның, |
күзләрен күрсәтәләр |
Ә менә бу – борыны, |
борыннарын күрсәтәләр |
Бу билгеле – муены. |
муеннарын күрсәтәләр |
Колакларын күрсәтим, |
колакларын күрсәтәләр |
Чәчен сыйпап иркәлим. |
чәчләрен сыйпыйлар |
Бигрәк матур битләре , |
битләрен күрсәтәләр |
Авызында тешләре. |
тешләрен күрсәтәләр |
Теле дә бардыр әле. |
телләрен күрсәтәләр |
Менә болар – куллары |
кулларын күрсәтәләр |
Чәбәк-чәбәк уйныйлар. |
кулларын чәбәклиләр |
Кечкенә аяклары |
аякларын күрсәтәләр |
Бик матур тыпырдыйлар. |
аяклары белән тыпырдыйлар |
Тәрбияче:
– Машина, туп, куян, курчакны бер сүз белән ничек атыйбыз? (Уенчыклар.)
Тәрбияче:
– Дөрес, уенчыклар. Әгәр дә уенчыклар бездән китсәләр, безгә бик күңелсез булыр иде. Шуңа күрә уенчыкларны сакларга, уйнап бетергәч, урыннарына алып куярга кирәк. Ә хәзер уенчыклар турында матур шигырь тыңлагыз.
Бари Рәхмәтнең «Уенчыклар» шигырен уку («Куанычым-багалмам», 58 нче бит) Шигырь эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирелә.
Тәрбияче:
– Балалар бакчасында нинди уенчыклар бар?
– Балалар нәрсәдән курыкмыйлар?
– Нәрсәне кочаклап яраталар?
– Шигырьнең исеме ничек?
Шигырь тагын бер тапкыр укыла, балалар кайбер юлларны тәрбияче артыннан кабатлыйлар.