9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: төп мөһим хәрәкәтләрне ясаганда, дөрес сулыш алу алымнарын формалаштыру; саф һаваның файдасы турында мәгълүмат бирү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү, тәрбияче бубенга сугып яки музыка ярдәмендә сигнал биргәч, йөгерүгә күчү.
Йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Бераз алга атлап, баланың күтәрелгән кулыннан югарырак булган ике уенчыкка кадәр сикерү;
2.2. Рәттән торган ике эскәмия астыннан шуышу;
2.3. Уң һәм сул кулларны чиратлаштырып, ике тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү.
«Кем тизрәк?» хәрәкәтле уены.
Уен өчен төрле төстәге туплар һәм шул төсләрдәге тартмалар кирәк була. Балалар бүлмәнең бер читенә тезелгән урындыкларда утыралар. Тәрбияче алар каршына туплар салынган төрле төстәге берничә тартма куя һәм уенның эчтәлеген аңлата. «Туплар тәгәрәп киткәч, сез аларны берәмләп китереп тартмага салырга тиеш: туп кызыл төстә булса – кызыл тартмага, яшел булса – яшел тартмага» һ.б.
Тәрбияче: «Бер, ике, өч, йөгер!» – ди һәм балалар йөгерергә тиешле якка тупларны тәгәрәтеп җибәрә. Туплар тәгәриләр, балалар алар артыннан йөгерәләр. Һәрберсе берәр туп алып килеп, шул туп төсендәге тартмага салалар. Соңыннан туплар бергә кушыла, һәм уен кабатлана.
• Туплар саны балалар санына туры килергә тиеш.
• Балалар бары тик тәрбияче сигналыннан соң гына йөгерергә тиешләр.
• Йөгергәннән соң балаларга бераз утырып ял итәргә мөмкинлек бирергә, уенны кабатлауны ашыктырмаска кирәк.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче дөрес итеп сулыш алу күнекмәләре турында мәгълүмат бирә. «Урманда йөрү» сулыш гимнастикасы. (классик музыка астында тирән сулап йөрү).
Режим вакытында тыңлау: Җәвад Тәрҗеманов. «Җиләккә барганда». https://balarf.ru/ipad/library.html?id=3
IV. Йомгаклау өлеше.
Йөрү. Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут дәвамында тыныч кына йөрү.