I. Кереш өлеш.

10–15 см биеклеккә күтәрелгән бау (таяк) аша атлап чыгу. 20–30 секунд йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Йомшак мендәрләр белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар янда. Кулларны өскә күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – мендәрләргә утыру, куллар аста. Алга таба иелү, үкчәне тоту, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – мендәрләр артына басу, куллар артта. Утыру (качу) һәм басу (күренү) (4 тапкыр). 4. Башлангыч торыш – мендәрләр алдына басу, аяклар бергә, куллар янда. Мендәрләргә утыру, куллар алда, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. Башлангыч торыш – мендәрләр янына басу, куллар аста. Мендәрләр тирәли куш аяклап сикерү, йөрү белән чиратлаштыру (3–4 тапкыр).

6. 10 секунд сулыш күнегүләре ясап йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Куллар белән ярдәм итмичә, эскәмиягә менү һәм эскәмиянең ахырына кадәр атлап, мөстәкыйль төшү;

2.2. 1,5 ераклыкта балалар буе биеклегендә сузылган сетка аша туп ыргыту;

2.3. Уң һәм сул кулларны чиратлаштырып, ике тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү.

«Бау аша сикер» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче идәнгә 3–4 м озынлыктагы төсле бау сала. Берничә бала (6–8) бау янына килә һәм тәрбияче сигналы буенча бау аша сикереп чыга. Уенны идәнгә тагын бер бау салып катлауландырырга була. Балалар башта - беренче, аннары икенче бау аша сикереп чыгалар.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут дәвамында тыныч кына йөрү.