I. Кереш өлеш.

Туры юнәлештә кечкенә төркемнәр белән йөгерү, йөрү. 

Балалар залга тәрбияче артыннан тезелмичә керә. Ике якта урындыклар (балалар саны буенча). Тәрбияче балаларга урындыкларга (үз «йорт»ларына) утырырга тәкъдим итә.

«Кунакка барабыз» хәрәкәтле уены.

Беренче төркем балалар янына килеп, бергә «кунакка» барырга тәкъдим итү. Икенче төркемгә килеп, исәнләшү һәм кулларны күрсәтү. «Яңгыр ява башлады!» – дип әйтүгә, балаларның үз «йорт»ларына йөгерүе һәм теләсә нинди урынга утыруы. Аннары икенче төркем балаларны «кунакка» барырга чакыру. Уенны кабатлау.

II. Төп өлеш.

1 нче күнегү. 

Башлангыч торыш – арасы 20 см булган ике сызык арасында йөрү. Тәрбияче зал буенда бер-берсенә параллель рәвештә 2,5–3 м озынлыктагы ике юл куя. Ике юл арасы – ким дигәндә 3 метр. «Юл буйлап барыйк». «Яңгыр бетте», – ди тәрбияче – «Кояшкай карады, ләкин тирә-якта кулләвекләр. Аякларыбызны чылатмас өчен юл буйлап барыйк». Балаларның беренче юл буйлап йөреп, аннары икенче юлда йөреп, урындыкларга утыруы. Балаларның икенче төркемен юлда йөрергә чакыруы.

«Минем яныма йөгерегез» хәрәкәтле уены.

Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче бүлмәнең икенче башына балалар каршына барып баса. Ул: «Минем нәни дусларым, йөгерә-йөгерә килегез», – ди. Балалар, урыннарыннан торып, тәрбиячегә таба йөгерәләр. Тәрбияче аларны кулларын җәеп каршы ала, мактый. Аннары: «Өлгер, җитез балалар кире йөгереп баралар», – ди. Балалар, борылып, кире урыннарына йөгерәләр, урындыкларына утырып ял итәләр. Уен кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

Кулында уенчык (аю, куян яки курчак) тоткан тәрбияче артыннан төркемләп атлау.