Төп хәрәкәтләр:

1. Бер урында куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр);

2. Балаларның игътибарын урындыкта утырган аюга юнәлтү, аңа кунакка барырга тәкъдим итү. Балаларның аюга таба баруы, аның белән сөйләшүе, аннары борылып, курчак янына, залның икенче почмагына аяк очларында йөгерүе. Йөргәннән соң, аю янына йөгерү, аннары курчак янына йөгерергә тәкъдим итү. Йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту өчен күнегүләр ясаганнан соң, балаларны түгәрәккә тезү.