3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: гигиена кагыйдәләрен саклау гадәте тәрбияләү, балаларда бер-берсенә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: шәхси гигиена процесслары турында балаларның күзаллауларын арттыру, төрле юнәлештә хәрәкәтләнгәндә тирә-якта ориентлашырга өйрәтү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Туры юнәлештә кечкенә төркемнәр белән йөгерү, йөрү.
Балалар залга тәрбияче артыннан тезелмичә керә. Ике якта урындыклар (балалар саны буенча). Тәрбияче балаларга урындыкларга (үз «йорт»ларына) утырырга тәкъдим итә.
«Кунакка барабыз» хәрәкәтле уены.
Беренче төркем балалар янына килеп, бергә «кунакка» барырга тәкъдим итү. Икенче төркемгә килеп, исәнләшү һәм кулларны күрсәтү. «Яңгыр ява башлады!» – дип әйтүгә, балаларның үз «йорт»ларына йөгерүе һәм теләсә нинди урынга утыруы. Аннары икенче төркем балаларны «кунакка» барырга чакыру. Уенны кабатлау.
II. Төп өлеш.
1 нче күнегү.
Башлангыч торыш – 25 см арасы булган ике сызык арасында йөрү. Залда бер-берсенә параллель рәвештә 2,5–3 м озынлыктагы юллар кую. Ике юл арасы – ким дигәндә 3 метр. «Юл буйлап барыйк». «Яңгыр бетте», «Кояшкай карады, ләкин тирә-якта кулләвекләр. Аякларыбызны чылатмас өчен юл буйлап барыйк» кебек гыйбарәләрне куллану. Балаларны башта беренче юл буйлап, аннары икенче юлдан йөрткәч, урындыкларга утырту. Балаларның икенче төркемен дә юлда йөрергә чакыру.
«Минем яныма йөгерегез» хәрәкәтле уены.
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче бүлмәнең икенче башына балалар каршысына барып баса. Ул: «Минем нәни дусларым, йөгерә-йөгерә килегез», – ди. Балалар, урыннарыннан торып, тәрбиячегә таба йөгерәләр. Тәрбияче аларны кулларын җәеп каршы ала, мактый. Аннары: «Өлгер, җитез балалар кире йөгереп баралар», – ди. Балалар, борылып, кире урыннарына йөгерәләр, урындыкларына утырып ял итәләр. Уен 3 4 тапкыр кабатлана.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче чисталыкның кеше сәламәтлеге өчен төп нигез булып торуы турында мәгълүмат бирә.
IV. Йомгаклау өлеше.
Кулында уенчык (аю, куян яки курчак) тоткан тәрбияче артыннан бергәләп атлау.