4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: үз-үзеңә ышану, көчеңә ышану, авырлыкларны җиңү сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: балаларны тәрбияче артыннан йөрергә һәм йөгерергә өйрәтү, урында ике аякта сикерүне камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Балаларны залга кертү. 50–60 с дәвамында бөтен төркем белән тәрбияче артыннан йөгерү.
2. Балаларның игътибарын урындыкта утырган аюга юнәлтү, аңа кунакка барырга тәкъдим итү. Балаларның аюга таба баруы, аның белән сөйләшүе, аннары борылып, курчак янына, залның икенче ягына китүе. Йөргәннән соң аю янына йөгерү, аннары курчак янына йөгерергә тәкъдим итү. Йөрү һәм йөгерү күнекмәләрен ныгыту өчен күнегүләр ясаганнан соң, балаларны түгәрәккә тезү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. Кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту. (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Алга иелү, куллар белән тезгә кагылу; башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар артта. Чүгәләү, кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Уңга (сулга) иелү, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә турысында. 1 дән 8 гә кадәр санаганда, урында куш аяклап сикерү (2 тапкыр).
2. «Трамвай» хәрәкәтле уены.
Балалар, җитәкләшеп, бер-бер артлы басалар. Очлары бәйләнгән озын бауны икенче куллары белән тотып, бау эчендә калалар. Тәрбияче бүлмәнең бер почмагында кулына өч флагчык (сары, кызыл, яшел) тотып басып тора. Яшел флагчыкны күтәргәндә, балалар йөгерә башлыйлар: трамвай кузгала. Сары флагчык күтәрелгәч акрынаялар. Кызыл флагчыкка туктыйлар һәм яшел флагчык күтәрелгәнен көтеп торалар.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кошны табыйк» уены.