6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: өстәл артында утыру әдәбе тәрбияләү, үз-үзеңә ышану, көчеңә ышану, авырлыкларны җиңү сыйфатлары тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: өстәл артында утыру кагыйдәләре белән таныштыру, балаларны тәрбияче артыннан йөрергә һәм йөгерергә өйрәтү, урында ике аякта сикерүне камилләштерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Балаларның залга бергәләп керүе. Тәрбияче артыннан 120–150 м әкрен темпта йөгерү.
2. Балаларның игътибарын урындыкта утырган аюга юнәлтү, аңа кунакка барырга тәкъдим итү. Тәрбияче артыннан аюга таба берәр кешелек колонна булып тезелеп бару, аның белән сөйләшү, аннары борылып, курчак янына китү, идәнгә куелган предметларны әйләнеп узып, залның икенче ягына атлап кайту. Кабатлау.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә буенда. Кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Алга иелү, куллар белән тезгә кагылу; башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар артта. Чүгәләү, Кулларны алга сузу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар билдә. Уңга (сулга) иелү, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
5. «Пружинка» күнегүе ясау (3 тапкыр).
6. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар гәүдә буенда. 1 дән 8 гә кадәр санаганда, урында куш аяклап сикерү (2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
Ике һәм бер аякта чиратлаштырып, урында сикерү (2–3 тапкыр);
Зур диаметрлы тупны бер кул белән идәнгә бәреп күрсәтү, аннары балаларны чакырып, «туплар кебек» ике аякта сикерергә тәкъдим итү. Балаларның сикерү ритмын контрольда тоту. Тәрбияченең: «Сикерә белгәнебезне аюга да күрсәтик!» – дип тәкъдим итүе. Аю янына бару һәм аның янында сикерү. Залның икенче ягына күчү һәм курчак янында сикерү. Парлашып, бер уенчыктан икенче уенчыкка таба йөгереп күчү.
«Оядагы кошлар» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең (яки мәйданчыкның) кара-каршы якларында 3–4 түгәрәк сызыла. Болар – «кош оялары». Балалар – «кошчыклар» – ояларга кереп урнашалар. Тәрбияченең сигналы буенча алар ояларыннан чыгалар һәм бүлмә буйлап таралалар. Чүгәләп җим чүплиләр: бармаклары белән тезләренә яисә идәнгә (җиргә) сугалар. Торып, тагын йөгерәләр. «Кошлар, ояларыгызга!» дигән сигналдан соң балалар ояларына йөгереп кайта. Уен 4–5 тапкыр кабатлана.
III. Ә син беләсеңме?
«Физик күнегүләр ни өчен кирәк?» дигән темага әңгәмә кору.
Балалар белән фикер алышу. «Ни өчен?» дидактик уены.
IV. Йомгаклау өлеше.
«Кошны табыйк» уены.