I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. Тәрбияченең «Карга!» дигән сигналына туктау. «Кар-кар-кар!» дип әйтү һәм йөрүне дәвам итү. Тәрбияче: «Энә карагы!» – дигәч, кулларны янга сузып – «канатларны җәеп», җиңелчә йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп ике куллап тотылган, куллар аста. Тупны өскә күтәрү, сузу, аңа карау. Тупны акрын гына аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тупны тоткан куллар күкрәк турысында. Туп белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, тупны тоткан куллар күкрәк турысында. Уң (сул) аякка иелү, туп белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – тезләнеп басу, туп ике куллап тотылган. Тупны гәүдә тирәли тәгәрәтү, ике якка да 2–3 тапкыр кабатлау.

2. Төп хәрәкәтләр.

«Тупны тәгәрәт!» уены. Балалар зур диаметрлы туплар куелган урындыклар (эскәмия) янына чакырыла. Алар тупны алып, идәнгә куелган зур шакмак янына килә. Тәрбияченең «Тәгәрәттек!» командасын ишетүгә, тупны ике кул белән өстән этеп, шакмаклар тирәли тәгәрәтеп баралар. Аннары урыннарга кайталар.

«Песи һәм чыпчыклар» хәрәкәтле уены.

Балалар бүлмәнең бер ягында 15–20 см биеклектәге эскәмияләрдә, зур шакмакларда (кубларда) басып торалар. Алар – түбәдәге (яки оядагы) «чыпчыклар». Бер бала «песи» итеп билгеләнә, ул читтәрәк утырып тора. Тәрбияче: «Чыпчыклар очып киттеләр», – ди. Чыпчыклар түбәдән (оядан) очып төшәләр һәм, канатларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап очып, сикергәләп йөриләр. Песи бу вакытта йоклый. Кинәт песи уяна, «ми-яу!» дип, чыпчыкларны куа башлый. Чыпчыклар песидән түбәгә (ояга) менеп качалар (кире үз урыннарына кайталар). Тотылган чыпчыкларны песи үз өенә алып кайта.

«Карга, карга» татар халык уены.

Уйнаучылардан берсе карга, берсе әнкә-тавык, калганнары чебиләр була. Чебиләр барысы да әнкәләре артына бер-бер артлы тезелә. Карга читкә баса. Ул тавыкның чебиләрен тотып алырга, тавык бирмәскә тырыша. Чебиләр әнкәләре артында торган вакытта, карга аларны барып тота алмый. Ул тавыкка: «Кар-кар, чебиеңне алам. Синең күзең болай гына, минем күзем болай. Кар, кар-р», – ди. «Синең күзең» дигәндә, бармагын бөгеп, кечкенә итеп, «Минем күзем» дигәндә кулларын җәеп, зур итеп күрсәтә. Тавык: «Көш-көш бирмим, күзеңнән дә курыкмыйм. Кыт-кытыйк», – ди һәм койрыгын болгап селкенә башлый. Аның артыннан чебиләр дә койрык күчкән якка чайкалалар. Барысы бергә әле бер якка, әле икенче якка чайкала. Карга шул вакытта бер чебине эләктереп калырга тырыша. Тота алса, оясына алып китә. Аннан соң яңадан килә. Шулай чебиләрне алып бетергәнче кабатлый. Актык чебине алып киткәч, тавык үзе дә карга оясына бара һәм чебиләрен өйгә ияртеп чыга. Аннан башка балаларны тавык һәм карга итеп, уенны яңа баштан уйныйлар.

III. Йомгаклау өлеше.

Берәрләп йөрү.