12 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: тәннең тотрыклы торышын саклау сәләте формалаштыру, балаларда сәламәтлекне саклау һәм ныгыту күнекмәләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: дөрес шуыша белү күнекмәләрен формалаштыру. Бер колоннада йөрү күнекмәләрен формаштыру.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче артыннан 40 см арасы булган ике сызык арасында бергәләп йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – эскәмиягә утырып, кулларны тез өстенә кую. Кулларны яннан өскә күтәрү, башлангыч торышка кайтару (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – утыргычны куллар белән тотып, эскәмиягә утыру. Чиратлаштырып аякларны күтәрү (һәр аяк белән 4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – кулларны аста тотып, эскәмия артына басу. Утыру (яшеренү) һәм тору (күренү) – 4 тапкыр.
4. Башлангыч торыш – кулларны артта куеп, эскәмия янына басу. Эскәмия тирәсендә, урында атлау белән чиратлаштырып, куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – кулларны алга һәм аякларны бергә куеп, эскәмия алдында басу. Эскәмиягә утыру, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
6. 10 секунд дәвамында сулыш күнегүләре ясап йөрү.
2. Төп хәрәкәтләр.
2.1. Бормалы сукмак буйлап йөрү;
2.2. Дуга астыннан шуышып чыгу;
2.3. Бер һәм ике кул белән бер-берсенә тупны тәгәрәтү.
«Туп кемдә?» хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәк ясап идәндәге паласка утыралар. Аяклары як-якка җәелгән. Тәрбияче уртада утыра. Ул, чиратлаштырып, балаларга таба тупны тәгәрәтеп җибәрә: «Туп кемгә таба тәгәрәде?» («Тупны кем тотты», «Туп кемдә?») – дип сорый. Тупны тотып алган бала үзенең исемен әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә җибәрә.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче кулъяулык куллану күнекмәләре турында мәгълүмат бирә.
IV. Йомгаклау өлеше.
Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.