• Войти
  • Регистрация
Куаныч Куаныч
  • Шөгыльләр
  • МЕДИАБҮЛЕК
  1. Шөгыльләр
  2. Беренче кечкенәләр төркеме
  3. Физик үсеш

Кабатлау өчен материал

Шөгыль:
13

Информация

Ай:
Сентябрь

Бурычлар

скрыть

1 нче атна. Предметка кадәр бирелгән ераклыкка шуышу. Кулларны чабып, бер урында куш аяклап сикерү. Тупны тәрбияче белән парлашып тәгәрәтү.

«Кояшкай» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларны үз янына чакыра, сөйли:

Кояшкай, кояшкай!

Безгә син елмай.

Бик рәхәт син булганда,

Яратабыз уйнарга.

Балалар башта кулларын чәбәкләп торалар, «яратабыз уйнарга» дигән сүзләрдән соң бер урында сикерәләр.

2 нче атна. Тәрбияче тотып торган кыршауга таба шуышып бару. Кулларны чабып, ике аякта алга таба сикереп бару. Шарларны бер-берсенә тәгәрәтү.

«Кошлар очалар» хәрәкәтле уены.

Уен балаларны биек булмаган әйбер өстеннән сикереп төшәргә, таралып йөгерергә, сигнал буенча хәрәкәт итәргә өйрәтү максатыннан уйнала.

Балалар 5–10 см биеклектәге берәр әйбергә (шакмак, такта һ.б.) менеп басалар. Бу әйберләр бүлмәнең бер башына балаларга җитәрлек санда, араларын ераграк итеп (балалар бер-берләренә комачауламаслык булсын) куела. Тәрбияче: «Күктә кояш көлә. Кошлар ояларыннан чыгалар, кояшлы көнгә сөенәләр, җим эзлиләр», – ди. Балалар такталардан сикереп төшәләр, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап йөгереп йөриләр, чүгәлиләр, идәнгә (яки тезләренә) бармаклары белән сугалар («җим чүплиләр»). Тәрбияченең «Яңгыр башланды. Кошлар ояларына очып кайттылар» дигән сигналы буенча, балалар үз урыннарына йөгерәләр.

* Уенны кабатлап уйнаганда сигналны кыскартып, «Кояш!» яисә «Яңгыр!» дип кенә бирергә мөмкин.

3 нче атна. Дуга астыннан шуышып чыгу. Кулларны чабып, алга таба ике аякта сикереп бару. Тәрбиячегә тупны сул һәм уң кул белән тәгәрәтү.

«Куышу» хәрәкәтле уены.

Бер бала урындыкта утырып тора. Калган балалар белән тәрбияче, түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, әлеге бала янына киләләр:

Без күңелле, шат балалар,

Яратабыз уйнарга.

Без качабыз, син әйдә ку,

Тырыш куып тотарга.

Соңгы сүзләрдән соң балалар йөгереп китәләр, утырып торган бала аларны куа. Тотылган бала урындыкка утыра. Уен шулай дәвам итә.

4 нче атна. Ике аякта сикереп бару. Бер урында сикерү һәм алга таба сикереп бару. Ике һәм бер кул ярдәмендә, тәрбияче белән парлашып, туп тәгәрәтү.

«Туп кемдә?» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәк ясап идәндәге паласка утыралар. Аяклары як-якка җәелгән. Тәрбияче уртада утыра. Ул, чиратлаштырып, тупны балаларга таба тәгәрәтеп җибәрә: «Туп кемгә таба тәгәрәде?» («Тупны кем тотты», «Туп кемдә?») – дип сорый. Тупны тотып алган бала үзенең исемен әйтә һәм тупны кире тәрбиячегә җибәрә.

Шөгыль барышы

Алдагы
Киләсе
2
Администратор

ПОРТАЛ "КУАНЫЧ"

«Куаныч» проекты мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен эшләнгән һәм анда барлык яшь төркемнәре өчен шөгыльләр тәкъдим ителә

ТЭГИ

  • беренче кечкенәләр төркеме
  • әвәләп ясау
  • О проекте
  • Сайт кагыйдәләре