I. Кереш өлеш.

Тәрбияче артыннан йөрү һәм йөгерү күнегүләрен чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Кулъяулыклар белән гомуми үсеш күнегүләре.

1. «Кулъяулыкларны күрсәт!».

Башлангыч торыш – якларны җилкә киңлегендә кую, кулъяулыклар тоткан кулларны аста тоту. Кулларны өскә күтәреп, кулъяулыкларны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (3 тапкыр).

2. «Кулъяулыкларны яшерегез!».

Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны өскә сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

3. «Кулъяулыкларны селкетегез» («Кулъяулыкларны яшерегез» күнегүенең варианты)

Башлангыч торыш – аяклар бергә, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка сузу. Чүгәләп, кулъяулыкларны алга идәнгә кую, башлангыч торышка кайту. Чүгәләп, кулъяулыкларны алу, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

4. «Тартылыгыз!».

Башлангыч торыш – кулъяулыклар тоткан кулларны артка куеп, идәнгә утыру һәм аякларны туры сузып кую. Алга иелү, кулъяулыкларны аяк бармакларына тидерү, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).

5. «Сикергеч».

Башлангыч торыш – аякларны аз гына аерып кую, кулъяулыклар тоткан кулларны ян-якка җәю. Кулъяулыкларны селкеп, бер урында куш аяклап сикерү һәм атлауга күчү (4–5 тапкыр).

6. «Йөрү». Сулыш күнегүләре эшләп йөрү (10 сек.)

2. Төп хәрәкәтләр.

2.1. Баланың өскә күтәргән кулыннан 15 см га югарырак булган әйбергә кадәр сикерү;

2.2. Бау астыннан шуышып чыгу;

2.3. Тупны бер һәм ике кул белән тәгәрәтү.

«Машиналар» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче балаларга төрле төстәге боҗралар (серсо) өләшә. Болар – рульләр, балалар «машиналар» булалар. Алар, боҗраларны ике кул белән тотып, рульләрне уңга-сулга боргалап, зал буйлап йөриләр, туктап «шиннарын кабарталар»: аякларын тыпырдаталар. Аннары, тыпырдап бара-бара, юлларын дәвам итәләр. Тәрбияче «Светофор!» дип сигнал бирә. Әгәр тәрбияченең кулында кызыл түгәрәк булса, машиналар туктап калалар, яшел төскә тагын китеп баралар.

Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

III. Йомгаклау өлеше.

Сулыш алу күнегүләре белән чиратлаштырып, 1,5 минут тыныч йөрү.