I. Кереш өлеш.

Таралып, зал буенча йөрү. Берәр төрле тамга, ориентир кулланып (шакмаклар, кеглиләр һ.б.), шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү. Тәрбияче командаларын үтәү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, туп бөгелгән кулларда күкрәк турысында. Кулларны турайту, тупны өскә күтәрү, төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр)

2. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, туп аста. Чүгәләргә, тупны күкрәк турысына күтәрергә, тураерга, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны бөкләп утыру, туп идәндә. Тупны түгәрәк буенча ике якка алмашып тәгәрәтү (3 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар гәүдә буенда, туп идәндә. Туп тирәли ике якка куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).

5. Колоннада туп тотып йөрү.

2. Төп хәрәкәтләр.

«Җитез туп» уены. 

Тезләнеп утырган килеш, тупларны 2 м арадан бер-береңә тәгәрәтү. Тупны күкрәк турысында тотып, көчле хәрәкәт белән тупны алга таба тәгәрәтү.

«Артта калма!» уены.

Гимнастика эскәмиясе буйлап, тәгәрәгән туп артыннан кул учлары һәм тезләргә таянып үрмәләү.

«Инеш аша үтәбез» хәрәкәтле уены.

Уенда 6–8 бала катнаша. Мәйданчыкта, 1,5–2 м ара калдырып, ике сызык сызыла. Бу – «инеш». Сызыклар арасына, яхшы күренерлек итеп, кечкенә түгәрәкләр сызыла, алар – «ташлар». Балалар сызык кырыена килеп басалар. Алар, ташларга баса-баса, аякларын чылатмыйча, инешнең икенче ягына үтәргә тиешләр. Түгәрәкләр арасы балалар берсеннән икенчесенә сикерә алырлык булырга тиеш. Инеш аша берьюлы 2–3 бала үтә. Калган балалар аларны күзәтеп торалар. Аягын суга чылаткан бала кырыйга барып утыра, кояшта аякларын киптерә. Соңрак алар тагын уенга кушылалар.

III. Ә син беләсеңме?

Тәрбияче киенү әдәбе турында мәгълүмат бирә. Ел фасылына карап, дөрес кием сайлый белү күнекмәләрен формалаштыру.

«Курчакка кием сайла!» уены.

IV. Йомгаклау өлеше.

«Машиналар гаражга китте» уены.