7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: спортка карата кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: ярым бөгелгән аякларга төшүдә сикерүне камилләштерү, бер-береңә тупны энергия белән җибәрүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Түгәрәк тирәли йөрү һәм йөгерү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру. Юнәлешне үзгәртеп, биремне кабатлау. Берәр төрле тамга, ориентир кулланып (шакмаклар, кеглиләр һ.б.), шеренгага тезелү, тигезлекне тикшерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар аста. Кулларны яңга күтәрү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар артта. Кулларны алга сузып, алга иелү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, куллар билдә. Уңга (сулга) иелү, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр);
4. Башлангыч торыш – аркада яту, куллар гәүдә янында. Уң аякны (сул) күтәрү, төшерү, башлангыч торышкайту (4–6 тапкыр);
5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар билдә. Тәрбияче санап торганда, куш аяклап әйләнеп сикерү.
2. Төп хәрәкәтләр.
Кыршаудан кыршауга сикерү.
Аякларны аз гына аерып, тездән ярым бөгелгән аякка «куяннар» кебек җиңел итеп кыршау эченә сикерү. Тәрбияченең «Сикердек!» командасына фронталь алым (барысы бергә) белән башкару. Кирегә борылып, биремне берничә тапкыр рәттән кабатлау.
«Кыршауны тотып ал!» уены.
Тәрбияче тәгәрәткән кыршауны тотып алу.
«Үз төсеңне тап» хәрәкәтле уены.
Балаларга 3–4 төстәге флаглар таратыла. Кайберләренә – яшел, икенчеләренә кызыл (сары, зәңгәр) флаглар туры килә. Яшел флаг тоткан балалар – бүлмәнең бер почмагына, кызыл флаглылары икенче почмакка барып басалар. Әлеге почмакларга балалардагы флаглар төсендәге флаглар куела. Тәрбияченең «Әйдәгез, уйнап алыйк!» дигән сүзләреннән соң балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөри башлыйлар (төркем булып та, берәмләп тә йөрергә мөмкин). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сүзләрдән соң балалар кулларындагы флаг төсендәге флаг янына җыелалар.
Бу уенны катлауландырып (мәсәлән, уен барышында почмаклардагы флагларның урыннарын алыштырып һ.б.) уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә дә уйнарга мөмкин.
III. Йомгаклау өлеше.
«Куянны табабыз» уены.