I. Кереш өлеш.

«Күңелле тычканнар» уен күнегүе. Берәрле колоннада йөрү. Тәрбияченең «Тычканнар!» сигналына балаларның кулларны билләренә куеп, аяк очларында йөрүне һәм йөгерүне чиратлаштыруы. «Туры галоп» күнегүләрен башкару.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре.

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, тасмалар тоткан куллар аста. Тасмаларны өскә күтәрү, болгау, төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, тасма тоткан куллар җилкәдә. Чүгәләү, тасмаларны идәндә уйнату, торып басу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә кую, тасма тоткан куллар җилкәдә. Уңга (сулга) борылу, уң кулны уңга (сулга) сузу. Тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, тасмалар аста. Тасмаларны ян-якка селтәү, кулларны төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр.

«Сукмак буйлап урманга бару» күнегүе.

Идәнгә бер-берсенә параллель ике такта кую. Кулларны ян-якка сузып, уртача тизлектә башта бер сукмактан, аннары икенчесеннән атлап үтү.

«Куяннар – йомшак аяклар» күнегүе.

Балаларны («куяннар»ны) бер сафка тезү. «Куяннар»ның «алан»га кадәр (арасы 3–4 м) сикереп баруы. Яңадан башлангыч сызыкка атлап килү.

«Чыпчыклар һәм автомобиль» хәрәкәтле уены.

Уен өчен алдан картоннан руль ясала (яисә теләсә нинди түгәрәк формалы әйбер файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, тәлинкә, поднос, серсо боҗрасы һ.б.). Балаларның башларына чыпчык битлекләре кидертелә. Бүлмәнең бер башына урындыклар куела. Ул – кошчыкларның «өйләре». Ә икенче башында «гараж» өчен урын билгеләнә.

«Минем кулымда руль. Мин автомобиль булам, ә сез – нәни кошчыклар. Шушы матур аланда очып, сикергәләп йөрерсез», – дип, тәрбияче уенны аңлата. «Чыпчыклар ояларыннан чыкты» дигән сүзләрдән соң балалар, кулларын җәеп, бүлмә буйлап кош кебек «очып» йөриләр. Гараждан автомобиль чыга: «Би-бип! Би-бип! Автомобиль килә. Сак булыгыз!» – ди. Чыпчыклар куркалар һәм үз ояларына очалар. Автомобиль дә гаражга әйләнеп кайта.

Уенны бер тапкыр уйнаганнан соң, автомобиль ролен балалар башкара.

III. Йомгаклау өлеше:

«Куянны табыйк!» уены.