2. Төп хәрәкәтләр:

«Сукмак буйлап урманга бару» күнегүе. 

Идәнгә бер-берсенә параллель итеп ике такта салу. Кулларны ян-якка сузып, уртача тизлектә башта бер сукмактан, аннары икенчесеннән аяк очында үтү.

«Куяннар – йомшак аяклар» күнегүе. 

Балаларны («куяннар»ны) бер сафка тезү. «Куяннар»ның «алан»га кадәр (арасы 3–4 м) сикереп баруы. Яңадан башлангыч сызыкка атлап килү.