3 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
иҗат сәләте үстерү;
Тәрбия бурычы: балаларда элементар кагыйдәләрне үтәү, хәрәкәтләрне яраштыру, тирәлектә ориентлашу күнекмәләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: сәламәтлек өчен файдалы, зарарлы булган ризыклар турында белемнәрен арттыру, тигезлекне саклауны камилләштерү, ике аякта сикерү осталыгын формалаштыру.
Җиһазлар: тасмалар, такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Күңелле тычканнар» уен күнегүе. Бер колоннада йөрү. Тәрбияченең «Тычканнар!» сигналына кулларын билләренә куеп, аяк очларында йөрүне һәм йөгерүне чиратлаштыру. «Туры галоп» күнегүләрен башкару.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре.
1. Башлангыч торыш – тасмалар тоткан куллар аста, аяклар үкчә киңлегендә. Тасмаларны өскә күтәрү, болгау, төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – тасмалар тоткан куллар җилкәдә, аяклар үкчә киңлегендә. Чүгәләү, таякчылар белән идәнгә шаку, тору, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тасмалар тоткан куллар җилкәдә, аяклар үкчә киңлегендә. Уңга (сулга) борылу, уң кулны уңга (сулга) сузу, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 әр тапкыр).
4. Башлангыч торыш – тасмалар тоткан куллар аста, аяклар үкчә киңлегендә. Тасмалар белән ян-якка селтәү, төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр.
«Сукмак буйлап урманга бару» күнегүе.
Идәнгә бер -берсенә параллель итеп ике такта («урманга сукмаклар») салу. Уртача тизлектә башта бер сукмактан, аннары икенчесеннән тигезлекне саклау өчен кулларны ян-якка сузып бару.
«Куяннар – йомшак аяклар» күнегүе.
«Куян» – балаларны бер шеренгага тезү. «Куяннар»га йомшак аякларында аланга кадәр сикерергә тәкъдим итү. Тәрбияче сигналы буенча ике аякта сикереп, аланга таба хәрәкәт итү (арасы 3–4 м.). Яңадан башлангыч сызыкка атлап килү.
«Чыпчыклар һәм автомобиль» хәрәкәтле уены.
Уен өчен алдан картоннан руль ясала (яисә теләсә нинди түгәрәк формалы әйбер файдаланырга мөмкин. Мәсәлән, тәлинкә, поднос, серсо боҗрасы һ.б.). Балаларның башларына чыпчык битлекләре кидертелә. Бүлмәнең бер башына урындыклар куела. Ул – кошчыкларның «өйләре». Ә икенче башында «гараж» өчен урын билгеләнә.
«Минем кулымда руль. Мин автомобиль булам, ә сез – нәни кошчыклар. Шушы матур аланда очып, сикергәләп йөрерсез», – дип, тәрбияче уенны аңлата. «Чыпчыклар ояларыннан чыкты» дигән сүзләрдән соң балалар, кулларын җәеп, бүлмә буйлап кош кебек «очып» йөриләр. Гараждан автомобиль чыга: «Би-бип! Би-бип! Автомобиль килә. Сак булыгыз!» – ди. Чыпчыклар куркалар һәм үз ояларына очалар. Автомобиль дә гаражга әйләнеп кайта.
Уенны бер тапкыр уйнаганнан соң, автомобиль ролен балалар башкара.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче балаларга сәламәтлек өчен файдалы, зарарлы булган ризыклар турында мәгълүмат бирә.
«Файдалы, зарарлы» хәрәкәтле уены.
Балаларны ике командага бүлү. Зал уртасына зур кәрзингә шакмаклар (кызыл, зәңгәр) салу. Файдалы ризыкларны һәм зарарлы ризыкларны алып, залның икенче башына куелган ике кәрзингә бүлү. Беренче булып тәмамлаган төркем – җиңүче була.
IV. Йомгаклау өлеше:
«Куянны табыйк!» уены.