I. Кереш өлеш.

Кулларны билгә куеп, тезләрне югары күтәреп, колоннада «атлар» сыман ирекле, киң адымнар белән йөрү. «Энә караклары» рәвешендә кулларны ян-якка җәеп, йөгерү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру. Кыршау белән гомуми үсеш күңегүләрен башкару өчен балаларга «П» хәрефе белән тезелергә булышу.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, кыршауны ике кул белән җилкәдә тотып, өскә күтәрү. Кулларны туры тотып, кыршауга карау, төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр);

2. Башлангыч торыш – кыршау эчендә басып тору, аякларны җиңелчә аерып кую. Куллар артта. Чүгәләү, кыршауны ике кул белән алу, тураю, кыршауны билгә кадәр күтәрү. Чүгәләү, кыршауны идәнгә кую, торып басу, кулларны артка качыру (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – утыру, аяклар җәеп кую. Кыршауны ике кул белән тотып, күкрәк турысына күтәрү. Иелү, кыршау белән идәнгә кагылу, тураю, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә куеп басу. Бөгелгән кулларда кыршауны күкрәк турысында тоту. Уңга (сулга) акрын хәрәкәт белән борылу; тураю, башлангыч торышка кайту.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Сазлык аша сикерү». Идәнгә баулардан яки яссы катыргы кыршаулардан (диаметры 30–40 см) шахмат тәртибендә «ташлар» салу. Балаларны ике колоннага бастыру. «Сазлык» аша бер таштан икенчесенә сикереп чыгарга тәкъдим итү. Сикерүләрне чиратлап, бер-бер артлы башкару. Балаларга «ташка» төшкәндә, аяклар ярым бөгелгән булырга тиешлеген искәртү (балалар арасында билгеле ара булырга тиеш).

Барлык балалар да – «сазлык аша» чыгып беткәч, бераз тыныш ясап алу һәм күнегүне кабатлау. Кабатлаулар саны балаларның физик әзерлегенә һәм шартларга бәйле. Күнегүләрне уртача тизлектә башкару.

2.2. Туплар тәгәрәтү «Төгәл «пас». Балаларны ориентир (шнурлар, төсле билгеләр) буенча ике шеренгага тезү. Рәтләр арасы – 2 м. Беренче төркем балаларына туп тарату. «Тәгәрәтәбез» сигналына тупларны каршы рәттә торучы балаларга көчле хәрәкәт белән тәгәрәтү. Бу күнегүне икенче төркем балаларына да тәкъдим итү.

3. «Песи һәм тычканнар» хәрәкәтле уены.

Уенда берничә бала катнашырга мөмкин. Алар – «тычканнар» – «ояларында» (стена буена куелган урындыкларда) утырып торалар. Бүлмәнең икенче башында «песи» басып тора. Песи ролен өлкәнрәк бала яки тәрбияче башкара (кулына уенчык песи тота яисә песи битлеге кия). Песи йокыга киткәч, тычканнар бүлмә буйлап чабышып йөриләр. Ниһаять, песи уяна, мияулый-мияулый тычканнарны тотмакчы була. Тычканнар үз ояларына таба йөгерәләр һәм урындыкларга утыралар. Песи үз урынына кайтып тагын йокыга китә. Уен шулай дәвам итә.

III. Йомгаклау өлеше.

«Тычкан кая качкан?» уены.