5 нче эшчәнлек
Информация
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. «Сазлык аша сикерү». Идәнгә баулардан яки яссы катыргы кыршаулардан (диаметры 30–40 см) шахмат тәртибендә «ташлар» салу. Балаларны ике колоннага бастыру. «Сазлык» аша бер таштан икенчесенә сикереп чыгарга тәкъдим итү. Сикерүләрне чиратлап, бер-бер артлы башкару. Балаларга «ташка» төшкәндә, аяклар ярым бөгелгән булырга тиешлеген искәртү (балалар арасында билгеле ара булырга тиеш).
Барлык балалар да – «сазлык аша» чыгып беткәч, бераз тыныш ясап алу һәм күнегүне кабатлау. Кабатлаулар саны балаларның физик әзерлегенә һәм шартларга бәйле. Күнегүләрне уртача тизлектә башкару.
2. Туплар тәгәрәтү «Төгәл «пас». Балаларны ориентир (шнурлар, төсле билгеләр) буенча ике шеренгага тезү. Рәтләр арасы – 2 м. Беренче төркем балаларына туп тарату. «Тәгәрәтәбез» сигналына тупларны каршы рәттә торучы балаларга көчле хәрәкәт белән тәгәрәтү. Бу күнегүне икенче төркем балаларына да тәкъдим итү.