7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: эшчәнлектә күтәренке кәеф тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: шуышу буенча күнегүләр ясарга өйрәтү.
Җиһазлар: бала санынча туплар, шакмаклар, кыршау.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Синең шакмагың» уены. Түгәрәк буенча, шакмакларны (балалар санынча), урнаштыру. Түгәрәк буйлап атлап йөрү. Түгәрәкнең яртысын үткәннән соң, тәрбияче, «Шакмакны ал!» – дип әйтүгә, түгәрәккә борылып басу. Үзләренә якынрак урнашкан шакмакны алу һәм башны өскә күтәрү. Тәрбияче «Түгәрәк!» – дип әйтүгә, шакмакларны үз урынына кую, һәм түгәрәк буенча йөрешнең ягын үзгәртеп, атлап бару. Күнегүне кабатлау. Түгәрәк буйлап атлап йөргәннән соң, башта бер якка, аннары икенче якка йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, куллар гәүдә буйлап аска төшерелгән. Кулларны өскә күтәрү, тартылу, чүгәләү, кулларны тезләргә кую (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – идәндә утырган килеш, аякларны аерып кую, куллар белән артка терәлү. Уң (сул) аякны алга күтәрү, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (һәр аяк белән 3 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – корсакка яткан килеш, кулларны алга сузып, терсәкләрдән бөкләү. Кулларны алга-өскә күтәрү, аякларны бераз күтәреп, «балык» шикелле яту. Башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – кулларны билгә куеп, аякларны бераз аерып басу. Уңга (сулга) иелү, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Кагылмыйча тәгәрәт». Туп белән биремле уен.
Балаларны ике рәткә тезү, һәр баланың кулына урта диаметрлы туп бирү. Зал буйлап, бер-берсеннән 1 м ераклыкта, ике рәткә 6 шакмак (яисә туплар) урнаштырып чыгу. Һәр рәттән берәр баланы беренчел сызыкка бастыру. Тупны үзләреннән еракка җибәрмичә, ике кул белән этеп, предметлар арасыннан тәгәрәтү. Кунегүне алдан башкарган балалар араны өчтән берен үтүгә, тагын ике баланы чакыру. Шулай бер-бер артлы, күнегүләрне башкару. Биремне үтәгәннән соң, балаларны кыршау янына чакыру. Бер адым ясап, тупны баш өстеннән югары күтәрү. Үз рәтенә бала аның тышкы ягыннан кайтырга тиеш.
2.2. «Тимичә шуыш» биремле уен. Балалар предметлар арасыннан, аларга тимичә (уч һәм тез башларына таянган килеш), дүрт аяклап шуышу.
2.3. «Җитез коңгызлар» биремле уены. Уенны ике колонна белән бергә уздыру (алдагы күнегүләрдәге кебек үк, шуышканнан соң, басу, тураю һәм баш өстендә кул чабу).
3. «Атлар» хәрәкәтле уены.
Балалар, үзе теләгән бала белән парлашып, берсенең артына икенчесе басалар. Аларның алда торганы – «ат», икенчесе – «кучер» була. «Ат»ның муенына «йөгән» (төсле бау, сикергеч) кидерелә. Атлар бүлмә буйлап йөгереп китәләр, кучерлар дилбегәне тотып, аларны куалар. Бераздан тәрбияче балаларга рольләрне алмашырга куша.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада атлап йөрү, яки балалар теләге буенча, аз хәрәкәтле уенны үткәрү.