Төп хәрәкәтләр:

1. «Кагылмыйча тәгәрәт». Туп белән биремле уен.

Балаларны ике рәткә тезү, һәр баланың кулына урта диаметрлы туп бирү. Зал буйлап, бер-берсеннән 1 м ераклыкта, ике рәткә 6 шакмак (яисә туплар) урнаштырып чыгу. Һәр рәттән берәр баланы беренчел сызыкка бастыру. Тупны үзләреннән еракка җибәрмичә, ике кул белән этеп, предметлар арасыннан тәгәрәтү. Кунегүне алдан башкарган балалар араны өчтән берен үтүгә, тагын ике баланы чакыру. Шулай бер-бер артлы, күнегүләрне башкару. Биремне үтәгәннән соң, балаларны кыршау янына чакыру. Бер адым ясап, тупны баш өстеннән югары күтәрү. Үз рәтенә бала аның тышкы ягыннан кайтырга тиеш.

2. «Тимичә шуыш» биремле уен. Балалар предметлар арасыннан, аларга тимичә (уч һәм тез башларына таянган килеш), дүрт аяклап шуышу.

3. «Җитез коңгызлар» биремле уены. Уенны ике колонна белән бергә уздыру (алдагы күнегүләрдәге кебек үк, шуышканнан соң, басу, тураю һәм баш өстендә кул чабу).