I. Кереш өлеш.

Биремнәрне үтәп, берәрләп тезелеп атлап йөрү. Тәрбияче балаларга: «Бакалар!» – дип әйткәннән соң, чүгәләү, кулларны тезләргә кую, яңадан торып, йөрүне дәвам итү. Йөгерүгә күчү, аннары һәм янә атлап йөрү. «Күбәләкләр!» дигән сигналдан соң, туктап, канат каккан кебек, кулларны болгау. Йөрү һәм йөгерүне чиратлашу.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – флагчыкларны кулларга тотып, аякларны җилкә киңлегендә куеп басу. Кулларны туры тотып, флагчыкларны өскә күтәрү, флагчыкларны төшерү, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – флагчыклар тоткан кулларны арка артында тоту, аякларны җилкә киңлегендә куеп басу. Уң якка борылу, уң кулны уң якка күтәрү, тураю, башлангыч торышка кайту. Шулай ук сул якка эшләү (һәр якка 3 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – флагчыклар тоткан кулларны арка артында тоту, аякларны җилкә киңлегендә куеп басу. Алга иелү һәм флагчыкларны ян якларга күтәрү. Тураеп, башлангыч торышка кайту (5–6 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – флагчыкларны аста тотып, аякларны үкчә киңлегендә куеп басу. Флагчыкларны алга-артка болгау, алга күтәрү, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. «Үрмәкүч» биремле уены.

Залның ике ягында бер-берсе белән параллель рәвештә ике такта урнаштыру. Ике рәткә тезелеп, такта буйлап уч һәм тез башларына таянып, җитез «үрмәкүч кебек» үрмәләү. Тәрбияче, бер-берсенә бәрелмәсеннәр өчен, балалар арасындагы ераклыкка игътибар итәргә тиеш. Үрмәләгәннән соң, шнур янына килеп, баланың аның аша атлап чыгуы һәм баш өстендә кул чабуы (3 тапкыр).

2.2.Тигезлекне саклау.

Һәр тактаның урта өлеше янәшәсенә идәнгә шакмак (яки теләсә нинди предмет) кую. Бер-берсеннән якын рәвештә уртача темпта йөрү, тигезлекне сакларга ярдәм итеп, кулларны як-якка җәю. Шакмак янында туктап, чүгәләү һәм йөрешне дәвам итү, Күнегү тәмамланганнан соң, тактаны тышкы яктан урап узу һәм үз колоннасына тезелү кирәклеген искә төшерү (2–3 тапкыр).

3. «Күз бәйләш» татар халык уены.

Тәрбияче балаларга үзләре кая теләсәләр, шунда барып басарга куша. Үзе күзләрен йома яисә яулык белән бәйли. Күзләре каплаулы килеш балаларны тотмакчы була, бүлмә буйлап бик сак кына бара. Балалар булмаган урында аларны тоткан булып кылана. Балалар сөенәләр, көлешәләр. «Кайда соң безнең нәниләр?» – дип, тәрбияче күзләрен ача. «Менә кайда икән алар!» диюгә, балалар тәрбияче янына йөгереп киләләр, тәрбияче аларны кочаклап ала.

III. Йомгаклау өлеше.

«Күбәләк» артыннан йөрү. «Күбәләк» рәсеме беркетелгән таякны, колонна башындагы балага бирү.