1 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: гәүдәнең төз торышын саклау сәләтен тәэмин итү, күнегүләр белән кызыксыну тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: тигезлекне саклау, бушлыкта ориентлашу күнекмәләрен формалаштыру, сикергәндә тотрыклы тигезлекне саклап калырга өйрәтү;
Җиһазлар: бала санынча шакмаклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү һәм йөгерү. Тәрбияче: «Йөрибез! Без очып йөргән энә каракларын һәм күбәләкләрне карарга барабыз», – дип әйткәннән соң, залга таралышып йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан куллар гәүдә турысында. Шакмакларны ян-яктан өскә күтәрү, бер-берсенә бәрү, шакмакларны төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан куллар гәүдә турысында. Иелү, шакмакларны идәнгә, аяк очларына кую, тураеп басу, кулларны артка яшерү. Иелү, шакмакларны алу, тураю, башлангыч торышка кайту (3–4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмак тоткан куллар гәүдә турысында. Уңга (сулга) борылу, уң (сул) кулны ян-якка сузу, тураю, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, куллар гәүдә турысында, шакмаклар идәндә аяк очларында. Урында йөреш белән чиратлаштырып, шакмаклар тирәли куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Тимичә үт» уен күнегүе. Бер-берсеннән 40 см ераклыкта ике сызыкка шакмаклар (6–8 данә) урнаштырыла. Ике колоннага тезелгән балалар, куллары ирекле хәлдә, шакмаклар арасыннан атлый (2–3 тапкыр).
2.2. Сикерү. «Бакалар» уен күнегүе. Алга таба һәм, борылып, кире юнәлештә сикерү. Тәрбияче балаларның, сикергәндә, ике аяк белән көчле итеп этелүләрен һәм җиргә дөрес төшүләренә игътибар итә.
3. «Төлке һәм тавыклар» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең бер почмагы кетәклек итеп билгеләнә. Аның зурлыгы уенда катнашучылар санына бәйле. Каршы якта – «төлке оясы». Калган буш урын – «ишегалды». Бер бала – «төлке», калганнары «тавыклар» була. Алар ишегалдында йөгерешеп уйнап йөриләр, җим чүплиләр, канат кагыналар. Тәрбияченең «Төлке!» дигән сигналы буенча, тавыклар кетәклеккә йөгерә. Төлке аларны куа башлый, тотылган тавыкны оясына алып китә.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кошчыклар» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны уйнарга чакыра. «Мин – «әни кош», ә сез – «бәби кошлар» буласыз», – дип, уенны аңлата. Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Бу – « бәби кошлар оясы». Балалар түгәрәк эченә керәләр, чүгәләп утыралар. Тәрбияченең «Җим эзләргә кирәк, очыйк тизрәк» дигән сүзләреннән соң балалар түгәрәк эченнән сикереп чыгалар һәм, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап кошлар кебек очып йөриләр. Әни кош та балалар арасында. «Җимнәр таптык, өйгә кайтыйк» дигән сүзләрдән соң кошлар өйләренә (түгәрәккә) очып кайталар.Уен берничә тапкыр кабатлана.
Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү.