2 нче эшчәнлек
Шөгыль:
2
Информация
Ай:
Декабрь
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. «Тимичә үт» уен күнегүе. Бер-берсеннән 40 см ераклыкта ике сызыкка шакмаклар (6–8 данә) урнаштырыла. Ике колоннага тезелгән балалар, куллары ирекле хәлдә, шакмаклар арасыннан атлый (2–3 тапкыр).
2. Сикерү. «Бакалар» уен күнегүе.
3. «Төлке һәм тавыклар» хәрәкәтле уены.
Бүлмәнең бер почмагы кетәклек итеп билгеләнә. Аның зурлыгы уенда катнашучылар санына бәйле. Каршы якта – «төлке оясы». Калган буш урын – «ишегалды». Бер бала – «төлке», калганнары «тавыклар» була. Алар ишегалдында йөгерешеп уйнап йөриләр, җим чүплиләр, канат кагыналар. Тәрбияченең «Төлке!» дигән сигналы буенча, тавыклар кетәклеккә йөгерә. Төлке аларны куа башлый, тотылган тавыкны оясына алып китә.