I. Кереш өлеш.

Бәрәрләп колоннада йөрү. Кар корылмалары арасыннан йөрү.

II. Төп өлеш.

Уен күнегүләре (балалар күп булса, төркемләп үткәрелә):

1. «Барып җит!» Чаналарны тартып, туры юнәлештә йөрү.

2. «Чаналарга!» уен күнегүе. Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөри, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: «Чаналарга!» – дип сигнал бирүгә, балалар чаналарга таба йөгерә һәм тиз генә берәр чанага утырырга тырыша. Иң соңгы булып килгән бала урынсыз кала һәм отылган булып санала.

Йомгаклау өлеше.

«Өшетәм» аз хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәккә тезелә. Тәрбияче түгәрәк уртасына баса. Балалар кулларын, учларын югарыга каратып, алга сузалар. Тәрбияче: «Өшетәм!» – дип әйтүгә, баланың учына кагылырга тырыша. Балалар кулларын артка яшерәләр. Тәрбияче учларына кагылса, бала уеннан чыга («кулларын җылыта»).