4 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: күтәренке кәеф өчен шартлар тудыру;
Белем бирү бурычы: биремнәр үтәп йөрү һәм йөгерү буенча, эскәмиядән сикереп төшеп ярым бөгелгән аякларга төшү, туп тәгәрәтү буенча күнектерү.
Җиһазлар: резина юлы яки гимнастик мата, эскәмия, бала санынча туплар, бала санынча урындыклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Очкычлар!» сигналына кулларны – «канатлар»ны җәеп, тиз-тиз йөгерү һәм йөрүгә күчү.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, туп тоткан куллар аста. Кулларны туры тотып, тупны күкрәк турысына, аннары баш өстенә күтәрү; янә тупны күкрәк турысына, аннары аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр)
2. Башлангыч торыш – аякларны аерып утыру, туп күкрәк турысында. Тупны өскә күтәрәбез; алга иеләбез, идәнгә кагылабыз; тураябыз, тупны өскә күтәрәбез, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – тезләнеп утыру, туп идәндә. Тупны уңга һәм сулга тәгәрәтү, куллар белән тотып алу (һәр якка 3 тапкыр)
4. Башлангыч торыш – аякларны аерып басу, куллар гәүдә турысында, шакмаклар идәндә аяк очларында. Урында йөреш белән чиратлаштырып, шакмаклар тирәли куш аяклап сикерү (3–4 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – тупны күкрәк турысында тотып, аякларны аерып басу. Урында йөреш белән чиратлаштырып, борыла-борыла куш аяклап сикерү. (һәр юнәлештә 2 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
1. Эскәмиядән (20 см биеклектә) резина келәмгә яки гимнастика матасына сикерү.
Тәрбияче: «Эскәмиягә басарга, аякны тездән бераз бөгәргә һәм куян кебек аяк очларына җиңел генә сикереп төшәргә», – дип, күнегү тәртибен аңлата. Күнегү зур булмаган төркемнәр белән башкарыла. Балалар эскәмиягә менеп басып, тәрбияченең сигналы буенча эскәмиядән берничә тапкыр сикерәләр. Аннары икенче төркем балалар чакырыла.
2. Туп тәгәрәтү.
3. «Үз өеңне тап» хәрәкәтле уены.
Балалар бүлмәнең бер башында урындыкларда утырып торалар. Урындыклар – аларның «өйләре». Тәрбияченең «Без уйнарга яратабыз, әйдәгез, уйнап алабыз» дигән сүзләреннән соң балалар, урыннарыннан торып, бүлмә буйлап йөриләр (кем кайда тели). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сигналдан соң, балалар үз өйләренә (урындыкларга) таба йөгерәләр.
Уен 3–4 тапкыр кабатлана.
* Баштарак балаларга теләсә кайсы урындыкка утырырга рөхсәт итәргә мөмкин. Соңрак һәр бала үз урындыгына гына утырырга тиеш.
III. Йомгаклау өлеше.
Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.