Төп хәрәкәтләр:

1. Эскәмиядән (20 см биеклектә) резина юлына яки гимнастик матага сикерү.

Тәрбияче: «Эскәмиягә басарга, аякны тездән бераз бөгәргә һәм куян кебек аяк очларына җиңел генә сикереп төшәргә», – дип, күнегү тәртибен аңлата. Күнегү зур булмаган төркемнәр белән башкарыла. Балалар эскәмиягә менеп басып, тәрбияченең сигналы буенча эскәмиядән берничә тапкыр сикерәләр. Аннары икенче төркем балалар чакырыла.

2. Туп тәгәрәтү.