6 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: күтәренке кәеф өчен шартлар тудыру;
Белем бирү бурычы: татар халкының милли ризыгы татар пылавы турында аңлату, биремнәр үтәп йөрү һәм йөгерү буенча, эскәмиядән сикереп төшеп ярым бөгелгән аякларга төшү, туп тәгәрәтү буенча күнектерү.
Җиһазлар: резина юлы яки гимнастик мата, эскәмия, бала санынча туплар, бала санынча урындыклар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Бәрәрләп колоннада йөрү.
II. Төп өлеш.
Уен күнегүләре (балалар күп булса, төркемләп үткәрелә):
1. «Чаналарга!» уен күнегүе. Чаналарны мәйданчыкның бер ягына урнаштыралар. Аларның саны уйнаучылардан бергә кимрәк булырга тиеш. Мәйданчыкның икенче каршында балалар йөгереп йөри, әйләнәләр, сикергәлиләр. Тәрбияче: «Чаналарга!» – дип сигнал бирүгә, балалар чаналарга таба йөгерә һәм тиз генә берәр чанага утырырга тырыша. Иң соңгы булып килгән бала урынсыз кала һәм отылган булып санала.
2. «Чанада йөрү». Парларга бүленеп, бер-берсен чанада йөртү.
III. Йомгаклау өлеше.
«Өшетәм» аз хәрәкәтле уены.
Балалар түгәрәккә тезелә. Тәрбияче түгәрәк уртасына баса. Балалар кулларын, учларын югарыга каратып, алга сузалар. Тәрбияче: «Өшетәм!» – дип әйтүгә, баланың учына кагылырга тырыша. Балалар кулларын артка яшерәләр. Тәрбияче учларына кагылса, бала уеннан чыга («кулларын җылыта»).