7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: бердәмлек, сабырлык хисләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: балаларны, тәрбияче сигналы буенча, тукталыш ясап йөрү һәм йөгерүдә, предметлар арасыннан туп тәгәрәтүдә, дуга астыннан шуышканда төркемләшә белүдә күнектерү;
Җиһазлар: бала санынча 2- шәр шакмак, туплар, дуга.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Колоннада берәрләп тезелеп атлап йөрү. «Чыпчыклар!» сигналына туктау. «Чырык-чырык» сигналына – йөрүне дәвам итү. Йөрү һәм йөгерүне чиратлаштыру.
II. Төп өлеш.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны җилкә киңлегендә куеп басу, шакмаклар ике кулда аста. Шакмакларны ике яктан күтәрү; алга чыгару, бер-берсенә сугу; шакмакларны ян-якка чыгару, аска төшерү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмаклар тоткан куллар артта. Алга таба иелү, шакмакларны уң (сул) аяк очына кую; тураю, кулларны артка кую. Иелеп, шакмакларны алу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны үкчә киңлегендә куеп басу, шакмаклар тоткан куллар аста. Чүгәләп, шакмакларны алга сузу, басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аякларны чалыштырып, куллар белән артка терәлеп утыру, шакмакларны алга, идәнгә кую. Аякларны, шакмакларга кагылмыйча, читкә аеру, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
5. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, куллар ирекле, шакмаклар аяклар янәшәсендә. Шакмаклар тирәсендә ике тапкыр сикерү. Сикерүне тыналышлар белән чиратлаштыру.
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. Тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү. «Җибәрмә!» биремле уены.
Залның ике ягында да шакмаклар (туп, кеглиләр һ.б.) тезелә. Һәр якта – 5–6 данә. Предметлар бер-берсеннән 50–60 см ераклыкта урнашкан. Күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң, ике колоннада күнегүләр ясау: тупны, ике кул белән, предметлар арасыннан тәгәрәтү. Тупны үзеңнән ерак җибәрмәскә тырышу.
2.2 «Кагылмыйча шуыш». Дуга (биеклеге 50 см) астыннан шуышу.
Залда ике рәткә 3–4 әр дуга куелган. Дуга янына килеп, чүгәләү һәм өске өлешенә кагылмыйча дуга астыннан узу. Аннары тураеп басып, кыршау янына килү, аның астына кереп, баш очында кул чабу. колоннаның ахырына барып басу (2 тапкыр).
«Түмгәктән түмгәккә» хәрәкәтле уены.
Балалар залның бер ягында басып торалар. Тәрбияче идәнгә, бер-берләреннән 20 см ара калдырып, кыршаулар сала. Тәрбияче сигналы буенча, балалар, бер кыршаудан икенче кыршауга кереп, залның икенче ягына үтәләр.
* Балалар бер кыршаудан икенче кыршауга кереп йөрергә өйрәнгәч, кыршаулар аша йөгереп үтәргә тәкъдим ясарга мөмкин.
* Уен мәйданчыкта уйналганда, җиргә түгәрәкләр сызарга була.
III. Йомгаклау өлеше.
«Минем яныма йөгерегез» хәрәкәтле уены
Балалар урындыкларда утырып торалар. Тәрбияче бүлмәнең икенче башына балалар каршына барып баса. Ул: «Минем нәни дусларым, йөгерә-йөгерә килегез», – ди. Балалар, урыннарыннан торып, тәрбиячегә таба йөгерәләр. Тәрбияче аларны кулларын җәеп каршы ала, мактый. Аннары: «Өлгер, җитез балалар кире йөгереп баралар», – ди. Балалар, борылып, кире урыннарына йөгерәләр, урындыкларына утырып ял итәләр. Уен кабатлана.
Этешмичә, тәртип белән тәрбияче артыннан йөрү.