8 нче эшчәнлек
Шөгыль:
8
Информация
Ай:
Декабрь
Шөгыль барышы
Төп хәрәкәтләр:
1. Тупны предметлар арасыннан тәгәрәтү. «Җибәрмә!» биремле уены.
Залның ике ягында да шакмаклар (туп, кеглиләр һ.б.) тезелә. Һәр якта – 5–6 данә. Предметлар бер-берсеннән 50–60 см ераклыкта урнашкан. Күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң, ике колоннада күнегүләр ясау: тупны, ике кул белән, предметлар арасыннан тәгәрәтү. Тупны үзеңнән ерак җибәрмәскә тырышу.
2. «Кагылмыйча шуыш». Дуга (биеклеге 50 см) астыннан шуышу.
Залда ике рәткә 3–4 әр дуга куелган. Дуга янына килеп, чүгәләү һәм өске өлешенә кагылмыйча дуга астыннан узу. Аннары тураеп басып, кыршау янына килү, аның астына кереп, баш очында кул чабу. колоннаның ахырына барып басу (2 тапкыр).