9 нчы эшчәнлек
Шөгыль:
9
Информация
Ай:
Декабрь
Бурычлар
Үстерү бурычы: физик күнегүләр ярдәмендә җитезлекне үстерү;
Тәрбия бирү бурычы: бердәмлек, сабырлык хисләре тәрбияләү;
Белем бирү бурычы: сәламәтлек өчен витаминнарның әһәмияте турында аңлату, балаларны, тәрбияче сигналы буенча, тукталыш ясап йөрү һәм йөгерүдә, предметлар арасыннан туп тәгәрәтүдә, дуга астыннан шуышканда төркемләшә белүдә күнектерү;
Җиһазлар: бала санынча 2 шәр шакмак, туплар, дуга.

Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Тәрбияче артыннан берәрләп тезелеп йөрү. Сигнал буенча туктап калу.
II. Төп өлеш.
Уен күнегүләре:
1. «Кар бөртекләре». Уйнаучылар бөтен мәйданчык буйлап таралышып йөгерәләр. «Җил тынды!» дигән сигналга туктыйлар һәм чүгәлиләр (3–4 тапкыр).
2. «Кем кар бабайга тизрәк барып җитә?». Балалар иптәшләрен чанага утыртып, Кыш бабай янына барып җитәргә тиеш.
III. Ә син беләсеңме?
Тәрбияче витаминнар турында мәгълүмат бирә. Витаминнар нинди ашамлыкларда барлыгын аңлата.
«Адымнар» уены. Бала һәр адым саен җиләк-җимеш, яшелчә исемнәрен атап, атлап бара.
IV. Йомгаклау өлеше.
Тәрбияче артына тезелеп, кар корылмалары арасыннан «елан» рәвешендә («змейкой») йөрү.