10 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бирү бурычы: күнегүләрне эшләгәндә бер-берсенә игътибарлы булырга өндәү;
Белем бирү бурычы: җиләк-җимешләрнең файдасы турында аңлату, бушлыкта ориентирны үстерүдә, ясалма биеклетә шуышуда, такта буенча йөргәндә тигезлекне саклап калырга өйрәтү.
Җиһазлар: бала санынча урындык, ике такта.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
1. Колоннада берәрләп тезелеп йөрү. «Таралдык!» дигән сигналга бөтен зал буйлап таралу. Йөрү һәм йөгерү.
II. Төп өлеш.
Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аякларны җиңелчә аерып, кулларны билгә куеп, урындыкларга утыру. Кулларны ян-яктан өскә күтәрү, аннары ян-якларга сузу, башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).
2. Башлангыч торыш – кулларны билгә куеп, урындыкка утыру. Уңга (сулга) иелү; тураю, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аякларны аерып, кулларны билгә куеп, урындыкка утыру. Кулларны ян-якка сузып, уң (сул) аякка иелү, аяк очларына кагылу. Тураеп, башлангыч торышка кайту (һәр якка 3 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – куллар ирекле килеш, урындык артында басып тору. Ике яклап урындык тирәли сикерү (сикерүләр арасында кечкенә тыналыш ясау).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Бүрәнәдәге коңгызлар» уены.
Бер берсенә параллель рәвештә «бүрәнәләр» (ике такта) куела. Балалар ике колоннага тезелеп баса. Тәрбияче күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң (бер бала ярдәмендә), балалар такта буенча чиратлашып мүкәли (уч һәм тез башларына таянып уза). Биремне үтәгәч, үз колонналарына кайталар. (3–4 тапкыр).
2.2 «Күпер буйлап үтәбез» күнегүе.
Бер берсенә параллель рәвештә «бүрәнәләр» (ике такта) куела. Балалар ике колоннага тезелеп баса. Тәрбияче күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң (бер бала ярдәмендә), балалар такта буенча чиратлашып мүкәли (уч һәм тез башларына таянып уза). Биремне үтәгәч, үз колонналарына кайталар. (3–4 тапкыр).
3. «Кошчыклар» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче балаларны уйнарга чакыра. «Мин – «әни кош», ә сез – «бәби кошлар» буласыз», – дип, уенны аңлата. Идәнгә зур түгәрәк сызыла. Бу – « бәби кошлар оясы». Балалар түгәрәк эченә керәләр, чүгәләп утыралар. Тәрбияченең «Җим эзләргә кирәк, очыйк тизрәк» дигән сүзләреннән соң балалар түгәрәк эченнән сикереп чыгалар һәм, кулларын як-якка җәеп, бүлмә буйлап кошлар кебек очып йөриләр. Әни кош та балалар арасында. «Җимнәр таптык, өйгә кайтыйк» дигән сүзләрдән соң кошлар өйләренә (түгәрәккә) очып кайталар.Уен берничә тапкыр кабатлана.
III. Йомгаклау өлеше.
«Кошчыкны табарбыз» аз хәрәкәтле уены.