2. Төп хәрәкәтләр:

1. «Бүрәнәдәге коңгызлар» уены.

«Бүрәнәләр» (ике такта) бер-берсенә параллель рәвештә салына. Тәрбияче күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң (бер бала ярдәмендә), ике колонна белән биремне үтәү. Уч һәм тез башларына таянып такта буенча үрмәләүне чиратлашып башкару. Биремне үтәп, үз колонналарына кайту. (3–4 тапкыр).

2. «Җибәрмә!» биремле уены.

Залның ике ягында да шакмаклар (туп, кеглиләр һ.б.) тезелә. Һәр якта – 5–6 данә. Предметлар бер-берсеннән 50–60 см ераклыкта урнашкан. Күрсәткәннән һәм аңлатканнан соң, ике колоннада күнегүләр ясау: тупны, ике кул белән, предметлар арасыннан тәгәрәтү. Тупны үзеңнән ерак җибәрмәскә тырышу.