1 нче атна. Уен күнегүләре: «Ояга керү» (тычкан, мәче, төлке) (40–50 см биеклектәге кыршау я бау астына керү); «Юл буйлап узарга», «Шакмак аша атлап узарга»; «Тупны тәгәрәт һәм куып тот», «Тәрбияче аткан тупны тот».

Хәрәкәтле уеннар: «Үз өеңне тап», «Миңа таба йөгерегез» һ.б.

2 нче атна. «Басма буенча чык (кар өеме)»; «Түмгәктән түмгәккә», «Чокырдан чокырга»; «Кар йомарламын кәрзингә керт», «Тиенне күркәләр белән сыйла», «Тавык һәм чебиләр», «Куык», «Чыпчыклар һәм песи».

3 нче атна. Уен күнегүләре: сикерү – 20 см биеклеккә куелган эскәмиядән сикереп төшү; тупны бер-береңә, туры юнәлештә, предметлар (шакмаклар, кеглиләр) арасыннан тәгәрәтү. Йөгерү һәм сикерүле хәрәкәтле уеннар.

4 нче атна. Туп белән уен күнегүләре. «Тигез юл буйлап», «Бакалар», «Кошлар» һәм башка хәрәкәтле уеннар.