I. Кереш өлеш.

Берәрләп тезелеп колоннада атлап йөрү. Тәрбияче: «Зур кешеләр», – дип сигнал биргәч, аяк очына басып йөрү. Кулларны өскә күтәреп, колоннада атлап йөрү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, яулык тоткан куллар күкрәк турысында. Кулларны алга сузып, яулыкны күрсәтү, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, яулык тоткан куллар аста. Алга иелеп, яулыкны уңга, сулга селкү, тураеп басу һәм башлангыч торышка кайту (5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, яулык тоткан куллар аста. Чүгәләү, кулларны алга сузып, яулыкны курсәтү. Торып басу, башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

4. Башлангыч торыш – аяклар җиңелчә аерылган, яулык уң кулда. Яулыкны баш очында селкеп, куш аяклап сикерүне һәм бер урында атлау белән чиратлаштыру.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Тигезлекне саклау. «Тигез юлдан».

Балалар киңлеге 15 см тактадан, кулларын иркен куеп, ике колоннага тезелеп, уртача темпта йөриләр (2–3 тапкыр). Тәрбияче балаларның башны һәм арканы туры тотып, алга карап йөрүләренә игьтибар итә.

2.2 Сикерү. «Чокырдан чокырга» күнегүе. 5–6 данә яссы кыршаулар («чокырлар») бер-берсеннән 40 см ераклыкта параллель рәвештә ике рәткә урнаштырыла. Балалар ике колоннага тезелә һәм чокырдан чокырга, бераз тукталыш ясап, куш аяклап сикерә (2–3 тапкыр); сикергәндә аяклар ярым бөгелгән булырга тиеш.

3. «Төлке һәм тавыклар» хәрәкәтле уены.

Бүлмәнең бер почмагы кетәклек итеп билгеләнә. Аның зурлыгы уенда катнашучылар санына бәйле. Каршы якта – «төлке оясы». Калган буш урын – «ишегалды». Бер бала – «төлке», калганнары «тавыклар» була. Алар ишегалдында йөгерешеп уйнап йөриләр, җим чүплиләр, канат кагыналар. Тәрбияченең «Төлке!» дигән сигналы буенча, тавыклар кетәклеккә йөгерә. Төлке аларны куа башлый, тотылган тавыкны оясына алып китә.

III. Йомгаклау өлеше. Берәрләп тезелеп колоннада атлап йөрү.