Төп хәрәкәтләр:

1. Тигезлекне саклау. «Тигез юлдан» күнегүе.

Балалар киңлеге 15 см тактадан уртача темпта, кулларын иркен куеп, ике колоннага тезелеп йөриләр (2–3 тапкыр). Тәрбияче балаларның башны һәм арканы туры тотып, алга карап йөрүләренә игьтибар итә.

2. Сикерү. «Чокырдан чокырга» күнегүе. 5–6 данә яссы кыршаулар («чокырлар») бер-берсеннән 40 см ераклыкта параллель рәвештә ике рәткә урнаштырыла. Балалар ике колоннага тезелә һәм чокырдан чокырга, бераз тукталыш ясап, куш аяклап сикерә (2–3 тапкыр); аяклар ярым бөгелгән.