6 нчы эшчәнлек
Шөгыль:
6
Информация
Ай:
Гыйнвар
Бурычлар
Үстерү бурычы: тәрбияченең күрсәтүе буенча хәрәкәтләрне дөрес эшләргә өйрәтү күнекмәсе булдыру.
Тәрбия бурычы: күнегүләрне эшләгәндә күз үлчәмен үстерү һәм җитезлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: су эчү тәртибе турында белемнәрне ныгыту; балаларны сигнал буенча төрле юнәлештә йөрергә һәм атлап йөрүне камилләштерү.
Җиһазлар: балалар санынча кыршаулар.

Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Кар бөртекләре». Түгәрәк буенча йөрү. Сигнал буенча юнәлешне үзгәртеп, кире якка йөрү. Тәрбияче: «Кар бөртекләре ардылар, ял итәргә утырдылар» дигәч, туктау һәм чүгәләп утыру
II. Төп өлеш.
Уен күнегүләре:
1. «Чаңгыларны дөрес киябез». Чаңгыларны киеп, басып тору. «Пружинка» күнегүе.
2. «Чаңгыда йөрибез». Чаңгычының дөрес позасын күрсәтү. Чаңгыда йөргәндә куллар һәм аякларның торышына игътибар итү. Чаңгыда шуыштыру адымы белән йөрү.
III. Ә син беләсеңме?
Кар ашарга ярамаганлыкны искәртү.
IV. Йомгаклау өлеше.
Кар йомарламнары арасыннан берәрләп колоннада атлап йөрү.