7 нче эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: татар халкының милли уеннарына мәхәббәт тәрбияләү; күнегүләрне эшләгәндә бер – берсенә туп тәгәрәтүдә җитезлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: предметлар арасыннан йөргәндә тәрбияче сигналына хәрәкәт итүне кабатлау.
Җиһазлар: балалар санынча шакмаклар, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
Шакмаклар янында атлап йөрү. «Шакмакларны алдык», – дигәч, шакмакны баш очына күтәрү. «Куйдык» сигналына кую һәм йөрүләрен дәвам итү. Сигнал ишетүгә, ике якка йөгерү. Йөрү белән йөгерүне чиратлаштыру.
1. Гомуми үсеш күнегүләре:
1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмак уң кулда аста. Кулларны өскә күтәрү һәм шакмакны баш аркылы икенче кулга күчерү. Шакмакларны тоткан кулларны төшерү, шулай берничә тапкыр күнегүне кабатлау.
2. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, шакмак уң (сул) кулда. Чүгәләп, шакмакны идәнгә кую, торып, тураю һәм кулларны артка кую, башлангыч торышка кайту (4–6 тапкыр).
3. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә,шакмак тоткан куллар гәүдә турысында. Кулларны өскә күтәрү, алга иелү һәм шакмак белән идәнгә кагылу. Тураю һәм башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).
4. Башлангыч торыш – аяклар җилкә киңлегендә, шакмак идәндә аяклар арасында. Шакмак тирәсендә уңга, сулга куш аяклап сикерү (2–3 тапкыр).
2. Төп хәрәкәтләр:
2.1. «Тәгәрәт-тот» уены. Балалар аякларны сузып, аз гына аерып, бер-берссеннән аралары якынча 1–1,5 м утыралар. Уйнаучы парның бер кулында зур диаметрлы туп. Балалар идәнгә кара-каршы утырып, тәрбияче сигналы буенча тупны бер-берсенә ике кул белән тәгәрәтәләр.
2.2. «Аю баласы» уены. Бер рәткә арасы 3 метрдан да артмыйча предметлар куела (шакмаклар, кабартылган шарлар, кеглиләр). «Аю» балалары бер рәткә тезеләләр. Тәрбияченең «кура җиләгенә» сигналы буенча уч-аякларына таянып, урманга кадәр үрмәләп баралар. Күнегү 2 тапкыр кабатлана.
3. «Үз төсеңне тап» хәрәкәтле уены.
Балаларга 3–4 төстәге флаглар таратыла. Кайберләренә – яшел, икенчеләренә кызыл (сары, зәңгәр) флаглар туры килә. Яшел флаг тоткан балалар – бүлмәнең бер почмагына, кызыл флаглылары икенче почмакка барып басалар. Әлеге почмакларга балалардагы флаглар төсендәге флаглар куела. Тәрбияченең «Әйдәгез, уйнап алыйк!» дигән сүзләреннән соң балалар бүлмә буйлап төрле юнәлештә йөри башлыйлар (төркем булып та, берәмләп тә йөрергә мөмкин). «Өйләрегезгә кайтыгыз!» дигән сүзләрдән соң балалар кулларындагы флаг төсендәге флаг янына җыелалар.
Бу уенны катлауландырып (мәсәлән, уен барышында почмаклардагы флагларның урыннарын алыштырып һ.б.) уртанчылар һәм зурлар төркемнәрендә дә уйнарга мөмкин.
III. Йомгаклау өлеше.
Берәрләп колоннада атлап йөрү.