Төп хәрәкәтләр:

1. «Тәгәрәт-тот» уены. Балалар аякларны сузып, аз гына аерып, бер-берссеннән аралары якынча 1–1,5 м утыралар. Уйнаучы парның бер кулында зур диаметрлы туп. Балалар идәнгә кара-каршы утырып, тәрбияче сигналы буенча тупны бер-берсенә ике кул белән тәгәрәтәләр.

2. «Аю баласы» уены. Бер рәткә арасы 3 метрдан да артмыйча предметлар куела (шакмаклар, кабартылган шарлар, кеглиләр). «Аю» балалары бер рәткә тезеләләр. Тәрбияченең «кура җиләгенә» сигналы буенча уч-аякларына таянып, урманга кадәр үрмәләп баралар. Күнегү 2 тапкыр кабатлана.