9 нчы эшчәнлек
Информация
Бурычлар
Тәрбия бурычы: татар халкының милли уеннарына мәхәббәт тәрбияләү; күнегүләрне эшләгәндә бер – берсенә туп тәгәрәтүдә җитезлек тәрбияләү.
Белем бирү бурычы: яшелчәләрнең файдасы турында аңлату; предметлар арасыннан йөргәндә тәрбияче сигналына хәрәкәт итүне кабатлау.
Җиһазлар: балалар санынча шакмаклар, туплар.
Шөгыль барышы
I. Кереш өлеш.
«Кар көртләре аша». Түгәрәк буенча йөрү. Тезләрне югары күтәреп йөрү.
II. Төп өлеш.
Уен күнегүләре:
1. «Ераграк ыргыт!» Кар йомарламнарын уң һәм сул кул белән еракка ыргыту.
2. «Кар бөртекләре җиргә төшә». Әкрен темпта бер урында бөтерелү.
3. «Чаңгыда йөрибез». Чаңгычының дөрес позасын күрсәтү. Чаңгыда йөргәндә куллар һәм аякларның торышына игътибар итү. Чаңгыда шуыштыру адымы белән йөрү. Икенче төркем балалары чанада шуа.
III. Ә син беләсеңме?
«Күзләргә дә ял кирәк!» Тәрбияче күзләрне сакларга һәм ял бирергә кирәклеген аңлата.
Күзләр гимнастикасы: «Качыш».
Йомгаклау өлеше.
«Куянкай» аз хәрәкәтле уены.
Тәрбияче. Ак куянкай утырган, колакларын селкетә.
Балалар. Менә шулай, менә шулай колакларын селкетә (баш өстенә куеп, кулларын селкетәләр).
Тәрбияче. Куян, туңа башлагач, аякларын җылыта.
Балалар. Менә шулай, менә шулай аякларын җылыта (әле бер, әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар).
Тәрбияче. Куян тагы да туңа, сикергәләп тә куя.
Балалар. Менә шулай, менә шулай сикергәләп тә куя (куяннар кебек сикерәләр).
Берәрләп колоннада атлап йөрү