I. Кереш өлеш.

Колоннада берәрләп тезелеп йөрү.

«Бакалар һәм күбәләкләр» уены. Тәрбияче сигналы буенча «бакалар» туктыйлар, кулларны тезгә куялар йөрүне дәвам итәләр. «Күбәләкләр» сигналына туктыйлар һәм куллары белән болгау хәрәкәте ясыйлар. Берәрләп колоннада ике якка йөгерү.

II. Төп өлеш.

1. Гомуми үсеш күнегүләре:

1. Башлангыч торыш – аяклар үкчә киңлегендә, куллар күкрәк турысында йодырыкланган. Күкрәк каршында кулларны әйләндерү (5 тапкыр).

2. Башлангыч торыш – аяклар аз гына аерылган, куллар артта. Чүгәләп куллар белән тезләрне кочаклау. Торырга, куллар артта башлангыч торышка кайту (4–5 тапкыр).

3. Башлангыч торыш – утыру, аякларны аерып кую, куллар билдә. Куллар ян-якта, алга иелү һәм куллар белән аяк очларына кагылу. Кулларны ян-якка куеп, торып басу, башлангыч торышка кайту (4 тапкыр.).

4. Башлангыч торыш – аяклар аз гына аерылган, куллар гәүдә турысында. Урында куш аяклап сикерү.

2. Төп хәрәкәтләр:

2.1. Балалар белән ике колоннага бүленеп күнегү эшләү. Дуга астыннан кулларны идәнгә тидермичә чыгу. Зал буенда ике сызыкка 3–4 дуга кую. Күнегүләр күрсәтеп, аңлату: дугага якынлашып, идәнгә кагылмыйча дуга астыннан узу.

2.2 Тигезлекне саклауга күнегү. «Сукмак буйлап» күнегүе. Ике параллель такта (киңлеге 20 см, озынлыгы 1–1,5 м) буйлап, гәүдәне һәм башны төз тотып, атлап йөрү.

3. «Маэмай» хәрәкәтле уены.

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада чүгәләп утырып тора. Ул – маэмай. Балалар, түгәрәккә баскан килеш, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә (М. Җәлил).

«Күп күрә» сүзләреннән соң «һау-һау дип «маэмай» торып баса, балалар төрле якка йөгереп китәләр, маэмай аларны куа.

III. Йомгаклау өлеше.

Берәрләп колоннада атлап йөрү.