Төп хәрәкәтләр:

1. Балалар белән ике колоннага бүленеп күнегү эшләү. Дуга астыннан кулларны идәнгә тидермичә чыгу. Зал буенда ике сызыкка 3–4 дуга кую. Күнегүләр күрсәтеп, аңлату: дугага якынлашып, идәнгә кагылмыйча дуга астыннан узу.

2. Тигезлекне саклауга күнегү. «Сукмак буйлап» күнегүе. Ике параллель такта (киңлеге 20 см, озынлыгы 1–1,5 м) буйлап, гәүдәне һәм башны төз тотып, атлап йөрү.